ТАТАР МИФОЛОГИЯСЕ КӨНКҮРЕШТӘ: КУРКЫНЫЧ КЕШЕЛӘР БЕЛӘН НИЧЕК АРАЛАШЫРГА?
Татар кешесенә мифология төшенчәсе күптән таныш. Ни өчен дисезме? Чөнки нәкъ менә безне бишектән үк Су анасы, Шүрәле һәм башка тылсымлы әкиятләр укып тәрбияләделәр. Уйлап карасаң, безнең арабызда да диюләр, убырлар һәм албастылар бар. Әлбәттә алар койрыклы, мөгезле җеннәр түгел. Ә нинди алар? Һәм мифология геройларында булган сыйфатлар андый кешеләрдә ничек чагыла? Бу язмада шуның турында фикерләшербез.
Алдакчы Юха
Танышларыгыз арасында авыр, икейөзле, үзе өчен ниндидер файда китерер өчен генә аралаша, алдый торган кеше бармы? Башта алар белән сөйләшү рәхәт кебек, тик соңрак алар энергияңне ала башлыйлар. Татар мифологиясендә бу сыйфатлар Юхага хас.
Кем ул Юха?
Әлеге, беренче карашка, гүзәл затка 1000 яшь чамасы. Беренче күрүдә син аңа гашыйк буласың, чөнки ул шундый гүзәл һәм сөйкемле булып тоела, ләкин боларның барысы да ялган. Сылу кыз, ә кайчак матур егет битлеге артына елан яшерелгән була.
Юха – еланнан яралган куркыныч мәкерле җан иясе. Ул кеше кыяфәтенә кереп, башкаларны алдый, көчсез итә. Татар мифологиясе китапларына күз салсак, Юха башта елан, ә соңыннан аҗдаһа булган. Шуннан соң инде ул нибары 49 көнгә кеше кыяфәтенә кереп, үзенә корбан эзли. Гадәттә Юха сылу кыз булып килә, егетне үзенә гашыйк итә, соңыннан аны үтерә һәм шундук икенче корбан эзләргә югала. Юханың Юха икәнлеген ачыклау җиңел. Бу мифологик персонажның кендеге юк һәм ул бик тә су эчәргә ярата. 5 литры су шешәсе аңа кечкенә булып тоела, ул суны бары тик күл яисә елгалардан эчә. Шуңа да элек Юханы танып белер өчен аңа тоз ашатканнар. Бу җан иясеннән котылу да җиңел – аны утка бастырырга кирәк.
Ә безнең тормышта булган «юхасыман» кешеләрдә ничек качырга?
1. «Юк» дип әйтергә өйрәнегез. Сезнең белән бары тик файда өчен аралаша торган кешеләр өчен бу көтелмәгән хәбәр булачак.
2. Манипулицияләргә бирешмәгез. Мондый төр кеше белән аралашканда ул гадәттә «алайса мин» дип әйтә башлый, һәм, әлбәттә, сезнең аның белән килешүне һәм үзе теләгәнне эшләгәнне көтә. «Ярый, эшлә» дип манипулициясенә салкын акыл белән карасагыз, ул моны кабул итә алмас.
3. Аралашуны өзегез. «Бүген вакыт юк», «эш күп» һәм башка миллион сәбәп табып, бу кеше белән күрешмәскә кирәк. Шулай итеп, ул тормышыгыздан әкренләп китеп барачак.
Токсик Убыр
Бар нәрсәдән негатив эзләүче, агрессив, явызлык эшләп торучы кешеләр бар бит бу дөньяда. Аларга берничек тә ярап булмый. Мондый төр кешеләрне еш кына социаль челтәрләрдә коменнтарийларда табып була. Үзләренең «гафу итегез, әмма...» сүзләре белән башлап, алар кешене баштан аяк пычракка күмә. Татар мифологиясендә дә мондый «хейтер» бар. Ул да булса – Убыр.
Кем ул Убыр?
Убыр – татар мифологиясендәге куркыныч һәм явыз рух. Ул күбесенчә төнлә чыгып, кешеләргә начарлык китерүче җан иясе дип санала. Убырның кыяфәте төрлечә сурәтләнә: кайчак ул – куркыныч зат, кайчак исә кеше кыяфәтенә керә ала, ләкин һәрвакытта да аның нияте явыз. Ул кешеләргә тискәре энергия тарата, авырулар китерә, төшкә яман хыяллар сала, кешеләрне куркыта һәм аларны адаштырырга тырыша. Кайбер риваятьләрдә ул бик карт, иске киемнәрдәге мәкерле әби яки бабай рәвешендә дә күрсәтелә.
Убыр сыйфатлары булган кешеләр белән ничек аралашырга?
1. Алар әйткән начар сүзләрне күңелегезгә якын алмагыз. Эчендә бары тик начарлык булган кеше башкача аралаша белми. Аның бар сүзе дә хак дип уйлый күрмәгез.
2. Андый кешенең сезгә начар йогынты ясаганын аңлагыз. Черек алма янына матурын куйсаң, ул дә тиздән чери башлый. Бу төр кешеләр белән аралашканда да шулай. Сөйләшүне я башка темага күчерегез, я, гомумән, туктатыгыз.
Үзен өстен куючы Албасты
Кайчак кеше белән аралашканда үзеңне аның янында кечкенә бер бөҗәк итеп тоясың. Аның абруе, сиңа карата булган йогынтысы бик көчле була. Син хәтта үзең дә аңламыйча, гомер буе аңа буйсынып яшисең. Әти-әниләреннән яисә башка кешеләрдән аерыла алмаган кешеләр өчен бу таныш хәлдер, мөгаен. Татар мифологиясендә шундый өстен итә торган персонаж – Албасты.
Кем ул Албасты?
Албасты – төнлә кешеләрнең йокысын бүлеп, аларга авырлык китерүче рух. Ул кеше җанын куркытырга һәм көч-хәлне киметергә сәләтле дип санала. Мифларда Албасты караңгы һәм явыз көчләр белән бәйле була. Ул кешеләрне буа, аларга нидер эшләргә ирек бирми. Гадәттә ул зур гәүдәле, озын чәчле һәм кылычтай үткен тырнаклы була. Ул үз корбанын чорнап ала, аны җибәрми.
Сиңа бик нык басым ясаган кешеләрдән ничек котылырга?
1. Син аерым бер кеше. Ул кеше сиңа ничек кенә йогынты ясаса да, син аңа ничек кенә бәйле булсаң да, үзеңнең шәхес булуың турында онытма. Үз тормышың өчен, беренче чиратта, син җаваплы.
2. Эмоциональ яктан читләшегез. Басымны сизгәндә, ситуациядән бераз китеп торып, тирән сулыш алыгыз. Барлык сүзләргә ачыктан-ачык реакция күрсәтү сезнең күңел халәтегезне какшатачак.
3. Фикерегезне һәм позициягезне җиткерә белегез. Барлык бәхәсле ситуацияләрдә акырышу яисә дәшмичә китү дә дөрес түгел. Үз фикерегезне туплап, аны ачыктан-ачык, әмма тыныч кына җиткерегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 октября 2025 - 14:58
«АВАЗДАШ» ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНЕҢ АФИШАСЫ БИЛГЕЛЕ
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
-
30 сентября 2025 - 15:15
«ЕЛНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ЯШЬ УКЫТУЧЫСЫ – 2025» КОНКУРСЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
Нет комментариев