Логотип Идель
Бу – тема!

КАРА АЛТЫН, ВЕЛОСИПЕДЛАР ҺӘМ МУРАЛЛАР БАШКАЛАСЫ: ӘЛМӘТКӘ СӘЯХӘТ

Татарстанның көньяк-көнчыгышында урнашкан Әлмәт Республикабызның яшь һәм матур шәһәрләренең берсе дип санала. Кара алтын, ягъни нефть ярдәмендә ул әле дә көннән көн яшәрә һәм үсә бара. Бу язмада шәһәрнең шәп урыннары һәм кызыклы фактлары турында сөйләшербез.

ВЕЛОСИПЕДЛАР БАШКАЛАСЫ

2015 елдан башлап Әлмәтне Россиянең велосипедлар башкаласы дип атый башладылар. Монда Амстердамдагы кебек үк адым саен ике тәгәрмәчле «машиналар» күп булмаса да, башка шәһәрләр белән чагыштырганда Әлмәтнең велоинфраструктурасы күпкә алда. Сәбәбе – велосипедлар өчен махсус юллар төзелү. Аларның озынлыгы 150дән артык чакрымны тәшкил итә. Сүз уңаеннан, бу сан Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала иң озыны булып санала. Велосипедчылар өчен монда чыннан да барлык уңайлыклар булдырылган: махсус вело-маршрутлар, светофорлар, тәгәрмәч кабарту өчен кечкенә станцияләр. Шуңа күрә, Әлмәткә җыенганда прокатка кереп велосипед алырга киңәш итәм.

НЕФТЬ, НЕФТЬ, НЕФТЬ

Бу шәһәрдә чыннан да бар нәрсә нефть белән бәйле. Тик 18 ел буе шунда яшәп, минем аны бер дә күргәнем булмады (хихи). Шулай да нәкъ менә кара алтын табылуы шәһәрне искиткеч дәрәҗәгә күтәрде. Төрле фестивальләр, йолдызлы артистлар чыгышлары, матур биналар төзелүе, шәһәр инфраструктурасы үсүе – боларның барысына да НЕФТЬ сәбәпче.

Нефть табу оешмасының ике кап-кара һәм Әлмәт өчен «небоскреб» дип саналган биналары башкалардан нык аерылып тора һәм шәһәрнең визит карточкасы булып санала. Гомумән алганда, нефть белән бәйле төрле оешмаларны сез шәһәрдә бик күп очрата аласыз. Ә Әлмәттән чыгып китсәгез, шул нефтьне чыгара торган вышкаларны күрү мөкинлеге дә бар.

ЭСТЕТИК МӘЧЕТЛӘР

Шәһәрнең яңа визит карточкалары булып сәүдә үзәге, парк яисә берәр кафе түгел, ә мәчетләр тора. Соңгы 2 ел эчендә Әлмәттә искиткеч матурлыктагы яңа мәчетләр төзелде. Биредә сез гадәти яшел келәмнәр, чуар паласлар түгел, ә ачык төстәге, дизайн ягыннан зәвыклы ремонтлы гыйбадәтханәләрне күрә алачаксыз.

КАЯ БАРЫП БУЛА?

Әлмәт зур булмаганга күрәме, монда бары тик 1 кинотеатр эшләп килә. Шуңа күрә вакытны монда сәүдә үзәгендә түгел, ә башка урыннарда үткәрү шәп.

Шундый урыннарның берсе – ап-ак комлы шәһәр пляжы. Биредә күл генә түгел, ә зур бассейн да бар. Ә коенасы килмәсә вакытны скалодромда үткәреп була.

Нефтьчеләр башкаласында матур парклар һәм скверлар да күп. Иң беренче итеп, шәһәрнең үзәк паркына барырга киңәш итәм. Монда рәхәтләнеп аттракционнарда күңел ачып була.

Кыш көне исә Әлмәт үзенә чаңгы һәм сноубордта шуарга яратучыларны җәлеп итә. Биредәге шуу комплексында төрле авырлыктагы трассалар бар, өстәвенә балалар өчен тюбингларда шуар өчен махсус куркынычсыз урын ясалган.

Мәдәни яктан үсү өчен Әлмәтнең татар дәүләт драма театрын киңәш итәм. Дәрәҗәсе һәм спектакльләрнең төрлелеге ягыннан ул Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия һәм К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт һәм драма театрларыннан бер дә калышмый. 

ФАКТЛАР

  1. Әлмәтне «Ёлки» фильмының берничә өлешендә күреп була. Әмма кинематографиядә аның «прайм эрасы» булып нәкъ менә «Ёлки 11» фильмы тора. Рузил Миңнекәев һәм Бурак Озчивит белән бергә булган тарих шәһәргә өстәмә популярлык бирде.
  1. Шәһәрнең күп кенә йортларында сез буш диварлар түгел, ә искиткеч матур рәсемнәр, мураллар күрә алачаксыз. Боларның барысы да шәһәрне бизәү максатыннан махсус проект кысаларында тормышка ашырылды.
  1. Ел саен Әлмәт бер айга Татарстанның төрки мәдәният үзәгенә әверелә. «Каракүз» фестивале кысаларында төрле төрки халыклар вәкилләре катнашуында чаралар, концертлар, гастро-фестивальләр, лекцияләр, конкурслар, кино караулар һәм башка бик күп чаралар үткәрелә.

Әлмәт турында тагы би-и-ик күп нәрсәләр язып була. Тик иң шәбе – аны үз күзләрең белән күрү. Казаннан 250 чакрым, һәм син инде монда.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

Белми калма

Яңа сан