Логотип Идель
Бу – тема!

ӘДӘБИЯТ СӨЮЧЕЛӘР ӨЧЕН ОЧРАШУ УРЫНЫ: ЮТАЗЫДА «УРТАЛАЙ БҮЛЕНГӘН АЛМА» III ТӨБӘКАРА ӘДӘБИ ФЕСТИВАЛЕ УЗДЫ

26 нчы сентябрь көнне без Татарстанның көньяк-көнчыгышында, Казаннан 400 км ераклыкта урнашкан Ютазы районында кунакта булдык. Гаҗәеп матур таулы табигате, кунакчыл кешеләре һәм сәләтле укучылары булган бу районга баруның сәбәбе –  Туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары ассоциациясенең яңа уку елына кабул ителгән планы нигезендә ТР Ютазы районының Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Урталай бүленгән алма» дип исемләнгән III төбәкара әдәби фестиваль иде.

«Урталай бүленгән алма» – Гадел Кутуй улы Рөстәм Кутуй иҗат иткән повесть исеме. Шуңа да Гадел Кутуйга багышланган әлеге чара әлеге исемне йөртә. Фестивальнең девизы – Рөстәм Кутуйның «Нихаль» повестеннан цитата: «Алманы урталай бүл, һәм йөрәкнең ничек яшәвен күрерсең».

Фестиваль инде өченче тапкыр үткәрелә. Быел исә ул совет язучысы‑авангардист, шагыйрь, драматург һәм хәрби хәбәрче Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте язылуның 90 еллыгына багышланган иде. Чара кысаларында остаханәләр, район укучыларының «Ялкын» журналы мөхәррирләре белән очрашуы, туган тел һәм әдәбият укытучыларының түгәрәк өстәл артында фикер алышуы һәм «Гадел Кутуйның иҗатын өйрәнү» темасына фәнни-гамәли конференция булды.

Шулай ук бу көнне «Белем бирү процессында Гадел Кутуй иҗаты» темасына дәрес, дәрестән тыш чаралар уздыру буенча методик эшләнмәләр төбәкара бәйгесенә йомгак та ясалды.

Фото: Ютазы муниципаль районының ВКонтакте төркеменнән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев