АЛДЫНГЫЛАР ХӘРӘКӘТЕНДӘ САЙЛАУЛАР НИЧЕК УЗА?
Алдынгыларның уку елы гади генә башланып китми. Традицион рәвештә сентябрьдә беренчел, җирле, республикакүләм һәм федераль дәрәҗәләрдә председательләр һәм лидерлар сайлана. Бу вакыйга ничек үткәрелә? Аның авырлыклары, нюанслары нәрсәдә? Барысын да узган ел председатель кандидатурасына үзен тәкъдим иткән, ә хәзер Татарстанда Алдынгынгылар Советының «Медиа һәм коммуникация» юнәлеше лидеры Тимур Турсунов үз мисалында сөйләр.
«Мин инде күптәннән, 3 елга якын Алдынгылар хәрәкәтендә катнашам һәм Татарстан Республикасы Алдынгылар хәрәкәте председателе булу минем өчен төп максат иде. Беренче Алдынгылар Советы формалашканда, мин күзәтеп кенә тордым: аның ничек эшләвен һәм нәрсә эшләргә кирәклеген аңларга тырыштым. Соңыннан, үземне дә сынап карарга вакыт икәнлеген аңладым. Бу, тәгаен, минем вазыйфа – мин бик аралашучан, креатив һәм ярдәмчел кеше.
Һәр дәрәҗәдә сайлаулар дүрт этаптан тора:
- Гаризалар җыю һәм кандидатлар сайлап алу. Сентябрь башында Татарстандагы Алдынгылар хәрәкәте каналында гариза кампаниясе башланды дигән пост чыга. Бу этапта үзең турында иң яхшы яктан сөйләргә, үз казанышларың белән уртаклашырга кирәк.
- Агитация кампаниясе. Һәр кандидат тавыш бирүчеләргә билгеле булсын өчен үз кампаниясен булдыра. Мәсәлән, мин район каналлары белән коллаборацияләр ясый башладым һәм «ПОВ» дигән медиаканал белән постлар яздым.
- Дебатлар. Чын дебат форматында ни өчен нәкъ менә син Алдынгылар Советы председателе булырга тиешлегеңне аңлатып үтәргә кирәк.
- Тавыш бирү. Һәр кеше ирекле рәвештә үзенә ошаган кандидат өчен тавыш бирә ала. Бу иң җаваплы этап, чөнки аның нәтиҗәләре буенча Алдынгылар Советын кем җитәкләячәге билгеле булачак. Узган елны бу этапка 15 катнашучы үтте һәм аларның берсе мин булдым.
Яшермим, борчылулар булды, ләкин кураторлар һәм остазларның ярдәме көч биреп торды. Бик күпләр кулларымны төшергәч тә, миңа ышанычларын югалтмады. Мин үземнең һәм командамның хаталарын табарга тырыштым, чөнки күп тавыш җыя алмадым.
Бу минем беренче җиңелүем булса да, мин моңа әзер идем. Ләкин шулай ук Республика лидерына сайланырга тырышып карыйм дигән максат куйдым. Һәркемгә бирем бирделәр – визитка ясау һәм үзең турында сөйләү. Мин күптән медиа белән кызыксынам һәм, әлбәттә, «Медиа һәм коммуникация» юнәлеше лидеры булырга теләгемне белдердем. Бу сайлауда мин җиңдем! Һәм эш башланып китте. Монда барысы да бик кызык иде. Беренче эш – җирле бүлекләрнең барлык лидерларын бер төркемгә җыю, алар белән танышу һәм беренче җыелыш уздыру.
Иң истә калган мизгелләрнең берсе – акция үткәрү өчен Лениногорскка бару. Нәкъ менә шул вакытта мин үз көчемне тойдым, үземнең дөрестән дә мөһим, сәләтле кеше булуымны аңладым.
Быел мин тагын үз кандидатурамны тәкъдим итәчәкмен, ләкин председательгә түгел, ә шулай ук медиа юнәлеше лидерына. Минем өчен бу өлкә якынрак икәнлеген аңладым.
Председатель постында үзен сынап карарга теләгән кешеләргә мин иң мөһиме, беркайчан да курыкмаска һәм һәрвакыт безнең бердәм булуыбызны белеп торырга киңәш итәм. Беренче тапкырдан җиңеп булмаса да, бу ниндидер яңа әйбернең башы дигән сүз. Җәмгыятькә үзегезне, идеяләрегезне тәкъдим итәргә курыкмагыз, чөнки кешенең иң төп проблемасы ул курку һәм ялкаулык. Беркайчан да кулыгызны төшермәгез: сезнең минимум кайбер кешеләрнең максимумы булырга мөмкин».
Тимурның тарихы сезгә мотивация биргәндер дип өметләнәбез. Алдынгылар командасына кушылыгыз һәм үз теләкләрегезне, максатларыгызны зур гаилә белән бергә тормышка ашырыгыз.
Фотолар: Алдынгылар хәрәкәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
25 августа 2025 - 15:45
КСЕНИЯ ДУКАЛИС КАЗАН ГЛОБАЛЬ ЯШЬЛӘР САММИТЫНДА ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК
-
15 августа 2025 - 11:19
КАЗАНДА БРЕЙКИНГ ҺӘМ УРАМ СӘНГАТЕ БУЕНЧА 17 ХАЛЫКАРА ТУРНИР «КОМБОНЕЙШН» УЗАЧАК
-
13 августа 2025 - 15:41
ТАТАР ТЕЛЛЕ РАДИОЛАР АРАСЫНДА ВОЛЕЙБОЛ УЕННАРЫ
-
11 августа 2025 - 15:32
Архитектура һәм дизайн өлкәсендә үзеңне сынап карарга мөмкинлек: «ЯШЬЛӘР ҺӘМ ШӘҺӘР МОХИТЕ» ФОРУМЫ
Нет комментариев