Логотип Идель
Бу – тема!

ЧИПСЫ ТУРЫНДА ФАКТЛАР

Бүген, 24 август, бәрәңге чипсыларының туган көне икән бит. Бик үк файдалы булмаса да, күпләрнең яраткан ризыгы бит ул. Әле ярый уйлап тапканнар, кино карап нәрсә ашар идек. Чипсылар турында кызыклы фактлар һәм аны ясау рецепты бу язмада булыр!

1. Үч итүдән туган. Риваять буенча, чипсыларны 1853 елда тимер юл магнаты Корнелиус Вандербильт уйлап тапкан. Аңа ресторанда кыздырылган бәрәңге ошамый, һәм ул аны кире кайтара. Бәрәңге, имеш, артык юан һәм чи калган булган. Пешекче Джордж Крам, шаяртырга теләп, бәрәңгене кәгазь калынлыгында кисә дә, кытырдап торганчы кыздырган. Бу ашамлык зур популярлык алып киткән, бөтен кешегә ошаган.

2.  Башта чипсылар үлчәнеп сатылган. Аларны 1926 елда Калифорниядә кәгазь пакетларда сата башлаган беренче кеше Лаura Scudder була. Шулай итеп «Laura Scudder's» атаклы маркасы барлыкка килә.

3. Чипсыларның кытырдавы аларның кызуына гына бәйле түгел. Җитештерүчеләр упаковканы махсус кытырдау тавышын көчәйтерлек һәм аның эчке катламы хуш исен сакларлык итеп ясый.

4.  Иң популяр тәм. Бөтен дөньяда «каймак һәм суган» (Sour Cream & Onion, Сметана и лук) тәме бүгенге көнгә кадәр берсүзсез лидер булып килә. Хәер, төрле илләрнең үз хитлары бар: мәсәлән, Азиядә краб яки Германиядә ветчиналы сыр.

5. Чипсы-рекордсмен. Дөньяда иң кыйммәтле чипсы пакеты 600 долларга якын торган. Һәр бәрәңге кисәген аерым трюфель маенда кулдан кыздырып һәм трюфель тәмен бирә торган үсемлек яфраклары белән бизәгәннәр.

 

Өйдә бәрәңге чипсысы ясау рецепты

Ингредиентлар:

*   2-3 зур бәрәңге (крахмалы әзрәк булган сортны сайлау кулайрак)

*   1-2 аш кашыгы көнбагыш яки зәйтүн мае

*   тоз, кара борыч, паприка яки башка специяләр

 

1. Духовканы 180-200°C ка кадәр җылытыгыз. Табага пергамент җәегез.

2. Бәрәңгене яхшылап юыгыз. Кабыгыннан арындырмаска да мөмкин, чиста, матур бәрәңге булса. Бәрәңгене максималь юка итеп турагыз, яки махсус җайланмадан чыгарыгыз.

3. Мөһим этап! Артык крахмалын һәм дымны бетерү өчен, туралган бәрәңгене салфетка яки сөлгедә киптерегез.

4. Бәрәңге телемнәрен май һәм тәмләткечләр белән җайлап кына болгатыгыз, һәр кисәкчек юка май элпәсе белән каплансын.

5. Телемнәр бер-берсенә ябышмасыннар өчен, аларны табага бер катлам итеп тезегез. Кырыйлары кызарганчы, 15-20 минут чамасы пешерегез. Алар бик тиз әзер була, игътибар итеп торырга кирәк.

6. Чипсыларны духовкадан алыгыз һәм тулысынча суытыгыз. Нәкъ менә суыну процессында алар чын-чынлап шыгырдап катачак.

 

Үзең пешергәне ул кадәр үк зыянлы булмый аның, курыкмагыз! Тәмле булсын!

Сурәт: ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев