КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
Кичә, 9 сентябрь, Камал театры артистлары Татарстан 1 адресы буенча урнашкан бина белән хушлаштылар. «Гөргөри кияүләре» спектакле әлеге тарихи сәхнәдә соңгы спектакль буларак истә калачак.
«Сез барыгыз да тарихи вакыйгада катнашасыз. Сез Галиәсгар Камал театрының бу бинадагы соңгы тамашачылары. Без бүген бу бинада соңгы спектаклебезне уйнадык. Иртәгәдән яңа бинада уйнаячакбыз. Бу безнең өчен бик моңсу, бик дулкынландыргыч вакыйга», – дип бүлеште театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев.
Татарстан урамындагы 1 нче йортка Тинчурин театры күчә: инде 22 октябрьдә труппа беренче тапкыр зур сәхнәгә режиссер Айдар Җаббаровның «Хыял артыннан» музыкаль спектакле белән чыгачак.
Без дә Камал театрына, артистларына зур-зур уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 октября 2026 - 10:29
ТАТАРСТАНДА КӨЗГЕ КАНИКУЛ ВАКЫТЫНДА БАЛАЛАР ИМИНЛЕГЕНӘ БАГЫШЛАНГАН РЕЙДЛАР БАШЛАНДЫ
-
30 октября 2026 - 10:23
ЖИРАФЛАР КАЙТКАЧ, КАЗАН ЗООБОТАНИКА БАКЧАСЫНА КИЛҮЧЕЛӘР САНЫ 67%КА АРТКАН
-
29 октября 2026 - 11:41
2027 ЕЛДА КАЙСЫ БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРГӘ БЮДЖЕТ УРЫННАРЫ КҮБРӘК БУЛАЧАК?
-
28 октября 2026 - 13:31
ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН ФОРМАТЫН СЫНАП КАРАЯЧАКЛАР
Нет комментариев