Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАРСТАНЫМ, БӘЙРӘМЕҢ БЕЛӘН!

Бүген, 30 август, ватаныбыз Татарстан һәм башкалабыз Казанның туган көне. Туган як турында горурланып сөйләр өчен һәркем күп белергә тиеш, шуңа күрә республикабыз турында түбәндәге фактларны укы.

 

1.  Татарстаныбызның ике башкаласы бар. Казан – рәсми мәркәзебез. Ә Изге Болгар – ата-бабаларыбыз ислам кабул иткән рухи үзәгебез.

2.  Казанны «Россиянең өченче башкаласы» дип кенә юкка гына әйтмиләр. Явыз Иван басып алганнан соң, рус патшалары «Казан патшалары» дип атала башлаганнар.

3. Кремльдәге легендар Сөембикә манарасы Пизан манарасы кебек авышкан. Тайпылыш – 2 метр диярлек!

4.  Казанда янәшә булып православие дине Благовещение соборы һәм Кол Шәриф мөселман мәчете тора. Бу мәдәниятләр дуслыгы символы.

5.  Борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә керә.

6.  Татарстан – бөек җырчы Федор Шаляпинның туган җире, даһи математик Лобачесвкий шулай ук монда яшәгән.

7.  Казанда легендар Совет пломбиры рецептын уйлап тапканнар!

8.  Яр Чаллыда «Дакар» ярышында күп тапкырлар җиңгән легендар КАМАЗ йөк машиналары ясыйлар.

9.  Россиядә иң эре нефть чыганакларының берсе – Ромашкинское – Татарстанда урнашкан, ул 1948 елдан бирле эшли.

10. Казан – Мәскәүдән борынгырак шәһәр. Аңа быел 1020 яшь тула, ә Россия башкаласына – 878.

11. Казан федераль университеты – Россиядә иң борынгыларның берсе. Нәкъ менә монда XIX гасырда илебездә иң беренче көнчыгыш телләре факультеты ачылган.

12. Татарстанда туганнар республикабызның гербы төшерелгән һәм татарча битләре булган паспорт алу хокукына ия.

13. Татарстанда яшәүчеләрнең яртысы – татар, ә гомуми алганда биредә 115 милләт вәкиле яши.

14. Татарстанның мәйданы Латвия, Литва илләренеке кебек үк.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев