Логотип Идель
Белми калма

«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК

7 сентябрьдә «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы 2025 ел сезонының ярымфинал уены үтте.

Ярымфиналда «Шәлперәймәс егетләр» (КФУ, Казан), «Сабалета» (Саба районы), «Башкорт лигасының җыелма командасы» (Уфа, Башкортстан Республикасы), «Зыян гына» (Казан дәүләт аграр университеты, Казан), «Мәхәббәт» (2 нче номерлы гимназия, Яр Чаллы шәһәре), «Крәшеннәр» җыелма командасы, «Дөбер-шатр» (Сарман районы), «Супер керәшен» (Тукай районы) командалары җиңү өчен ярышты. Командалар ике уенга бүленеп уйнады.

Уенчыларга Татарстанның Шаяннар һәм тапкырлар клубы җитәкчесе Рамил Агдеев, диджей, «Гуфи» командасы составында «Студентлар лигасы» чемпионы Malsi Music, Татарстаннын атказанган артисты, «Ямьле» төркеменең солисткасы, 7 ел татар КВН лигасында уйнаган татар эстрадасы җырчысы Вероника Кузнецова, җырчы, рэпер, «Соскы» төркеме солисты, блогер, стендапер Рамил Закиров, татар эстрадасы җырчысы Марат Яруллин, беренче татар рэперы Шәкүр, КВНның Югары лигасы катнашучысы Дамир Вахитов бәя бирде.

«Бик кызыклы, бик көчле уен булды. Барлык командаларга да зур рәхмәт! Ярымфиналда һәрбер команда да ныклап тырышканы күренеп тора» – диде Рамил Агдеев.

Нәтиҗәдә, финалга «Крәшеннәр», «Супер крәшен», «Сабалета» такымы, «Зыян гына » командалары чыкты.

«Бу уен, чыннан да, ярымфиналга лаеклы уен булды: зур юмор фестивале. Минемчә, командалар, гомумән алганда. индивидуаль, уникаль форматта чыгыш ясады, тышкы кыяфәтләре, уенны алып барулары да моның турында сөйли. Бик шәп булды», – диде Шәкүр.

«Әйдә, ШаяРТ!»ның финал уены 14 декабрьдә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев