Логотип Идель
Бу – тема!

XXXV ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ КӨННӘРЕ

1990 елда яшьләр нияте белән башланып киткән Татар яшьләре көннәре быел үзенең 35-еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге чара бүгенге көндә дә актив яшьләрне туплап, берләштереп тора. 2025 елның 25-31 август көнннәрендә «Волга» Яшьләр үзәгендә чираттагы Татар яшьләре көннәре узачак.

Оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге.

Татар яшьләре көннәре – төрле төбәкләрдә, илләрдә таралып яшәүче яшьләрне туплаучы, аларга яңа мөмкинлекләр бирүче мәйданчык.

Чараның максаты – Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләре арасында милли кыйммәтләрне пропагандалау, үстерү, туган телгә һәм халкыбыз тарихына кызыксыну уяту.

35-еллык тарихы булган әлеге чара илебезнең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә йөзләгән татар оешмасы, 50дән артык татар гаиләсе барлыкка килүгә сәбәпче булды. Төрледән-төрле проектлар гамәлгә ашырылып килә. Әлеге көннәрнең нинди зур роль уйнавы бу фактлардан гына да күренеп тора.

  «Җиде буын» генеалогик тикшеренүләр үзәге башкарма директоры Рүзәл Фәйзрахманов та үзенең тиң ярын шушы форумда тапканын сөйләде. Ул инде 2023 елдан бирле спикер буларак катнаша икән, шәҗәрә төзү юнәлешен алып бара. Элек ничек яшәгәннәр, ничек гаилә корганнар, балалар үстергәннәр, татар тарихы турында сөйли ул. Сөйгән яры белән танушуы турында:

«Минем хатыным үзе Ырынбур өлкәсеннән. Без 2023 елда таныштык, ул үзе татар яшьләре көннәрендә беренче елын гына түгел иде. Безнең күзләр очрашты. Мин лекция алып бара идем, ә ул ноутбукта нидер эшләп утырган. Минем ниндидер фразаны ишеткән дә, «О, бигрәк әйбәт ир булыр бу», дип уйлап куйган. Бүгенге көндә бик матур гына яшибез, кечкенә бәбиебез дә бар»,  – диде ул.

Быел Татар яшьләре көннәренә илебезнең 28 төбәгеннән 150 делегат җыелачак. Катнашучылар өчен программада кызыклы һәм мәгълүмати лекцияләр, татар теле һәм тарих дәресләре, кичке чаралар каралган. Моннан тыш, делегатлар вокал, бию, актерлык осталыгы, кул эшләре, шәҗәрәләр төзү, психология юнәлешләре буенча белемнәр туплый алачак. Сәясәт, сәнгать, журналистика, дин, спорт һәм башка өлкәләрдән танылган шәхесләр белән очрашулар планлаштырылган. Очрашулар лекцияләр, мастер-класслар, панель дискуссияләр, әңгәмәләр форматында узачак һәм катнашучыларга сораулар бирергә, үз идеяләре белән уртаклашырга, файдалы элемтәләр урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Һәр елны уздырылып килүче «Идел кызы», «Идел егете», «Танцпол йолдызы», «Идел моңы» бәйгеләре үтәчәк.

Татар яшьләре көннәрендә «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында Росмолодёжь тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Регион для молодых» федераль программасы нигезендә, бөтен Рәсәйдән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары өчен стажировка мәйданчыгы оештырылачак.

Фото:  «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев