СЕНТЯБРЬ АЕНА ЙОЛДЫЗНАМӘ
Ай башы ретроград Меркурий астында уза (15.09 га кадәр) – документ эшләрендә тоткарлаулар, аңлашылмаучанлыклар, хаталар булырга мөмкин. 15 нче сентябрьдән соң энергия үзгәрә: хәлиткеч гамәлләр һәм яңа башлангычлар өчен вакыт җитә. Тулырак йолдызнамә түбәндә.
Кучкар (21 март – 19 апрель):
Карьера: 15енә кадәр һәр нәрсәне тикшерегез, хезмәттәшләрегездән хаталар булырга мөмкин. 15еннән соң – эштә үсеш һәм мөһим киңәшмәләр.
Мөнәсәбәтләр: Ялгыш сүзләр аркасында талашлар чыгарга мөмкин, 15еннән соң – дуслык һәм романтика вакыты.
Финанслар: Стабильлек. Айның икенче яртысында зур әйберләр сатып алып була.
Үгезбозау (20 апрель – 20 май):
Карьера: Уку, юриспруденция, документлар белән эшләр уңышлы булачак.
Мөнәсәбәтләр: Рәхәтләнеп, тирәнтен аралашасы, сөйләшәсе килү теләге. Сәяхәт вакытында яки лекцияләрдә роман башланырга мөмкин.
Финанслар: Көтелмәгән премия яки элекке идеяләрдән керемнәр булырга мөмкин.
Игезәкләр (21 май – 20 июнь):
Карьера: Инвестицияләргә игътибар итәргә кирәк. 15енә кадәр кредитлар алмагыз.
Мөнәсәбәтләр: Тирән үзгәрешләр чоры. Ачыктан-ачык сөйләшүләр араларны ныгытыр.
Финанслар: Чыгымнарыгызны анализлагыз, акчаны бушка туздыру кирәкмәс.
Кысла (21 июнь – 22 июль):
Карьера: Партнерлык ае. Элекке клиентлар кайтырга мөмкин. 15еннән соң мөһим килешүләр көтелә.
Мөнәсәбәтләр: Язмышларны хәл итәр чор. Ярәшү яки хисләрне сынап карау булырга мөмкин.
Финанслар: Проектларның уңыш китерүенә бәйле.
Арыслан (23 июль – 22 август):
Карьера: Ай башында эштән ару, киеренке күңел халәте булыр. 20сеннән соң – продуктивлык чоры.
Мөнәсәбәтләр: Көндәлек тормышка игътибар. Бергә эшләгән эшләр партнерлар арасын якынайтыр. Бер-берегезгә бәйләнмәгез.
Сәламәтлек: Режим буенча яшәү көч бирер.
Кыз (23 август – 22 сентябрь):
Карьера: 15еннән соң курыкмыйча яңа проектлар башларга мөмкин.
Мөнәсбәтләр: Җиңеллек һәм романтика. Гашыйк булу һәм очрашулар өчен шәп вакыт.
Финанслар: Өстәмә эш алу, иҗади проектлар керем китерәчәк.
Үлчәү (23 сентябрь – 22 октябрь):
Карьера: Анализлау вакыты, яңа эшләр башлау – 23еннән соң.
Мөнәсәбәтләр: Тормышыгызга үткәннәрдә калган кешеләр кайтыр.
Сәламәтлек. Энергиягез әз булачак, ял итү һәм тиешенчә йоклау кирәк.
Чаян (23 октябрь – 21 ноябрь):
Карьера: Командада уңышлар, 15еннән соң социаль челтәрләрдә саклык кирәк.
Мөнәсәбәтләр: Дуслар игътибар үзәгендә. Танышлар белән романтик мөнәсәбәтләр булырга мөмкин.
Финанслар: Хоббилардан өстәмә керемнәр булырга мөмкин.
Укчы (22 ноябрь – 21 декабрь):
Карьера: Инициатива белдерер вакыт, ләкин конфликтлардан качыгыз.
Мөнәсәбәтләр: Эш һәм шәхси мөнәсәбәтләр арасында баланс.
Финанслар: Ай ахырында эш хакын арттыру турында сорарга мөмкин.
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 19 январь):
Карьера: Командировкалар күп көтелә.
Мөнәсәбәтләр: Мәхәббәтегезне сәяхәтләрдә эзләгез. Уртак яллар араларны якынайтыр.
Финанслар: Иске проекттан көтелмәгән керем килер.
Сукояр (20 январь – 18 февраль):
Карьера: Кризис булып, күп әйберне югалтырга мөмкинсез.
Мөнәсәбәтләр: Яраларны төзәтү һәм ышана башлар вакыт. Кризисны бергү үтә мәхәббәтне ныгытыр.
Финанслар: Әҗәтләргә игътибар итегез.
Балык (19 февраль – 20 март):
Карьера: Килешүләр төзүдә уңыш елмаер.
Мөнәсәбәтләр: Гармония һәм мөһим танышулар.
Финансы: Барысы да үзегездән тора, килешергә, сөйләшергә өйрәнегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
-
10 сентября 2025 - 15:56
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
-
5 сентября 2025 - 14:31
МӘКТӘП КАНИКУЛЛАРЫ КАЙЧАН БАШЛАНА?
Нет комментариев