СЕНТЯБРЬ 2025
«Ялкын»ның сентябрь санын без тулысынча мәктәпкә багышларга булдык, шуңа күрә тышлыкны да барыбызга да таныш булган дәфтәр форматында ясадык.
Әлеге сан «Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә эшләнелде. Алар журналыбыз битләрендә үзләре белән таныштырудан тыш, һәр мәктәптә дә очрый торган типажлар һәм өч чордагы мәктәп турында кызыклы язмалар тәкъдим иттеләр.
Шулай ук без профильле юнәлешләрдә зур уңышларга ирешкән егетләр белән интервью, көз көне кияргә матур образлар һәм быелгы трендлар, сыйныфташлар белән тутыру өчен анкета әзерләдек.
Комикс буларак бу санда сине Ихтыяр Кыямовның «Шакыма кеше капкасын» исемле хикәясе көтә.
«Тарихлы бит» сәхифәсе исә бу юлы XVI йөз башы Казан ханлыгы турында.
Җәйләрең ничек үтте ялкынлы дустыбыз? Яңа уку елына әзерме?
Белми калма
-
6 февраля 2026 - 08:30
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ УКУЧЫЛАРНЫҢ СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРЕН КҮЗӘТҮ БАШЛАНА
-
5 февраля 2026 - 11:59
«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫ БЕРЕНЧЕ РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫ ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕНӘ СТАРТ БИРДЕ
-
4 февраля 2026 - 16:22
«ӘЙТ» ШОУ-КОНФЕРЕНЦИЯСЕ: ПРОЕКТТА 1700ДӘН АРТЫК ЯШЬ ТАТАРСТАНЛЫ КАТНАШТЫ
-
4 февраля 2026 - 11:44
ТАТАРСТАНДА УКЫТУЧЫЛАР ҖИТМӘВЕН ПЕДКЛАССЛАР АЧУ БЕЛӘН ХӘЛ ИТӘЧӘКЛӘР
Нет комментариев