ТАТАРСТАНДА БДИДА 100 БАЛЛ ҖЫЮЧЫЛАРГА АКЧА ТҮЛӘНӘЧӘК
Татарстанда 2026 елда Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) 100 баллга тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү кертелде.
Тиешле карарны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Бер фәннән БДИны 100 баллга тапшырган укучыларга — 15 мең сум, ике фәннән 100 балл алганнарга — 25 мең сум, ә өч фәннән югары нәтиҗә күрсәткән чыгарылыш сыйныф укучыларына 35 мең сум күләмендә түләү каралган.
Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгына әлеге түләүләрне бирү тәртибен эшләү һәм раслау йөкләнде.
Исегезгә төшерәбез, 2026 елда Татарстан БДИ нәтиҗәләре буенча югары күрсәткечләргә ирешкән төбәкләрнең берсе булды. Республикада 408 чыгарылыш сыйныф укучысы 460 «йөз балл» нәтиҗәсе күрсәтте. Бу — соңгы алты елдагы иң югары күрсәткеч.
Алар арасында ике укучы өч фәннән дә 100 балл җыйган, 48 укучы ике фәннән югары нәтиҗә күрсәткән, ә 358 чыгарылыш сыйныф укучысы бер фәннән 100 балл алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
24 сентября 2026 - 11:04
ТАТАРСТАНДА БДИДА 100 БАЛЛ ҖЫЮЧЫЛАРГА АКЧА ТҮЛӘНӘЧӘК
-
23 сентября 2026 - 14:04
ТАТАРСТАН УКУЧЫЛАРЫ ҺӘМ КОЛЛЕДЖ СТУДЕНТЛАРЫ БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ БУЕНЧА ЧЕМПИОНАТТА ОСТАЛЫКЛАРЫН КҮРСӘТӘЧӘК
-
23 сентября 2026 - 11:38
ПЕДАГОГИК ВУЗЛАРГА КЕРҮЧЕЛӘР ӨЧЕН ПРОФИЛЬЛЕ БДИ КЕРТЕЛӘЧӘК
-
22 сентября 2026 - 15:52
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЧӘРШӘМБЕ КӨНЕН «ЯРТЫ ЯЛ КӨНЕ» ИТӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Нет комментариев