Белми калма рубрикасы буенча яңалыклар
-
ТАТАРСТАНДА «АҖАГАН 2.0» УЕНЫНЫҢ ӨЧЕНЧЕ СЕЗОНЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
Ватанны саклаучылар көнендә «Аҗаган 2.0» проектына старт бирелде. Уенны Алдынгылар хәрәкәте, «ЮНАРМИЯ» һәм «ВОИН» үзәге Росмолодежь һәм РФ Мәгариф министрлыгы ярдәме белән үткәрә. Узган елны «Аҗаган 2.0»да Татарстанның 105 меңнән артык мәктәп укучысы һәм көллият студентлары катнашкан. -
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА МӘКТӘПЛӘРДӘ «ДУСЛЫК ИНДЕКСЫ» БУЛДЫРЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Депутатлар төркеме вице-спикер Владислав Даванков белән берлектә мәктәпләрдә «Дуслык индексы» булдырырга тәкъдим итте. Бу күрсәткеч, инициатива авторлары уйлавынча, психологик куркынычсызлык дәрәҗәсен һәм белем бирү мохитенең уңайлылыгын чагылдырырга тиеш булачак. -
ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ 9-11 НЧЕ СЫЙНЫФЛАРДА ГЫНА УКЫТЫЛАЧАК
2026 елның 1 сентябреннән 8 нче сыйныфларда җәмгыять белеме укытуны туктатачаклар. Предмет 9-11 сыйныф укучылары программаларында гына сакланачак. Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте. -
КАЗАН ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ БАРЛЫК ТУЛАЙ ТОРАКЛАРЫН ИКЕ-ӨЧ ЕЛ ЭЧЕНДӘ ТӨЗЕКЛӘНДЕРЕРГӘ ПЛАНЛАШТЫРА
Казан федераль университетының ректоры Ленар Сафин 18нче Татарстан дәүләт советы утырышында барлык тулай торакларны ике-өч ел эчендә норматив хәлгә китерү планы турында сөйләде. -
ПЕДАГОГИЯ ФАКУЛЬТЕТЛАРЫНА КЕРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕ ҮЗГӘРӘ: ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ УРЫНЫНА ПРОФИЛЬЛЕ БДИ КЕРТЕЛӘ
Россиянең Мәгариф министрлыгы педагогик юнәлешләргә керү тәртипләрен үзгәртергә җыена. Яңа кагыйдәләр буенча, абитуриентларга җәмгыять белеме урынына үзләре сайлаган профильле фәнне тапшыру кирәк булачак. Бу хакта министр Сергей Кравцов хәбәр итте, аның сүзләрен «РИА Новости» җикерде. -
ТАТАРСТАН УКУЧЫЛАРЫ ПЕРМЬДӘ УЗАЧАК ИНТЕЛЛЕКТУАЛЬ ОЛИМПИАДАНЫҢ ФИНАЛЫНА ЧЫГА
Татарстанда Идел буе федераль округының Интеллектуаль олимпиадасы региональ этабының нәтиҗәләре ясалды. Республикадагы 45 муниципалитетның командалары дүрт юнәлеш буенча көч сынаштылар: робототехника, инженерлык мәсьәләләрен чишү, БПЛА белән идарә итү һәм БПЛА программалаштыру, дип хәбәр итә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте. -
МАШИНА ЙӨРТҮ ТАНЫКЛЫГЫН АЛУДА ЯҢА КАГЫЙДӘЛӘР БУЛЫРМЫ?
Россиядә машина йөртү өчен имтихан кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү планлаштырыла. ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, әгәр дә кандидатлар практика өлешен алты ай эчендә тапшырмаса, аларга теоретик имтиханны яңадан тапшыру мәҗбүри булырга мөмкин. -
21-22 ФЕВРАЛЬДӘ ТАТАРСТАНДА МАЙ ЧАБУ БӘЙРӘМЕ КАЙДА ҮТӘЧӘК?
Татарстанда кышны озатып, язны каршы алу бәйрәме – Май чабу (Масленица) киң колач белән билгеләп үтеләчәк. Быел бәйрәм чаралары 21 февральдә Казанда һәм 22 февральдә Зөядә узачак. -
«САЛАВАTIK» ПРОЕКТЫНА 5 ЯШЬ!
13 нче февраль көнне Казанның «Адымнар – белем һәм татулыкка юл» күп телле мәктәбендә «СалаваTik» проектының 5 еллык юбилеена багышланган чара узды. Балалар катнашындагы җыр-биюгә бай булган тамаша берәүне дә битараф калдырмады. -
ТАТАРСТАН – «ЯШЕЛ ЗАЧЁТ» БӨТЕНРОССИЯ КОНКУРСЫНЫҢ ИҢ АКТИВ КАТНАШУЧЫЛАРЫНЫҢ БЕРСЕ
Бөтенроссия экологик грамоталылык дәрәҗәсен бәяләүгә багышланган «Яшел зачёт» конкурсының онлайн этабы тәмамланды. Быел ул илнең төрле төбәкләреннән 72 меңнән артык мәктәп укучысы һәм студентны берләштерде. Бер ай дәвамында катнашучылар дистанцион форматта тест һәм иҗади биремнәр үтәде. -
ЯЛКЫНЛЫ ФАТИРНИК: МӘХӘББӘТСЕЗ ЯШӘҮ ЯРАМЫЙ!
13 февральдә «Яратам» яшүсмерләр үзәгендә (Короленко ур., 11а) «Ялкын» журналы оештырган Ялкынлы фатирник узачак. Бу кичәнең темасы мәхәббәт булыр! -
«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫ ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕ
Татарстанда беренче республиканкүләм мәктәп медиа патриотик фестивале старт алды. Бу проектның максаты – мәктәпләрдәге медиа-редакцияләрне үстерү, яшь журналистларны тәрбияләү һәм патриотик тәрбия бирү. Фестивальгә Татарстанның барлык мәктәпләренең медиа-үзәкләре чакырыла, һәм алар үзләренең газета, журнал, радио, телевидение студияләре, социаль челтәрләр һәм каналларында эшләгән эшләрен тәкъдим итә алачаклар. Пресс-конференциядә спикерлар фестивальнең әһәмиятен һәм уңышлы үсеш өчен кирәкле шартларны аңлаттылар. -
ТАТАРСТАНДА 9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ГИА КАГЫЙДӘЛӘРЕ ҮЗГӘРӘ
2026 елда Татарстан 9 сыйныф укучылары өчен ГИА тапшыруның яңа тәртибе кертелә. Республика федераль экспериментта катнаша: теләгән укучылар ике генә фән – рус теле һәм математиканы тапшырып, урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә керә алачак. -
РОССИЯДӘ БАЛАЛАР ӨЧЕН КИБЕРКУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК БУЕНЧА АНИМАЦИОН ДӘРЕСЛӘР СЕРИЯСЕ ЭШЛИ БАШЛЫЙ
2026 елның 2 февраленнән 1 мартына кадәр цифровойликбез.рф сайтында «Цифрлы ликбез» агарту проекты кысаларында цифрлы грамоталылык һәм киберкуркынычсызлыкка багышланган мультфильмнар һәм методик материаллар дөнья күрәчәк. -
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ УКУЧЫЛАРНЫҢ СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРЕН КҮЗӘТҮ БАШЛАНА
Татарстан мәктәпләрендә 5-11 нче сыйныф укучыларының социаль челтәрләрдәге активлыгын күзәтүгә алу практикасы гамәлгә кертелә. Класс җитәкчеләренә укучыларның аккаунтларын даими рәвештә тикшереп бару бурычы куелган. Инициатива «деструктив төркемнәр йогынтысын тикшерү» максаты белән аңлатыла.
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ