Логотип Идель
Белми калма

РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ

Россиядә яшьләрне җинаять эшчәнлегенә җәлеп итү очраклары ешрак теркәлә. Әлеге проблемага каршы тору максатыннан «Выход 31» мәгълүмати проекты эшли башлады. Ул террорчылык төркемнәренә вербовкалау омтылышлары белән очрашкан яшьләргә һәм яшүсмерләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Проектның исеме Россия Федерациясе Җинаять кодексының 31 нче маддәсенә — «Җинаять кылудан ирекле рәвештә баш тарту»га ишарә итә. Әлеге маддә нигезендә, кеше җинаятьне ахырга кадәр җиткерүдән үз теләге белән һәм тулысынча баш тартса, ул бу җинаять өчен җинаять җаваплылыгына тартылмый. Әмма шуны да истә тотарга кирәк: кеше җинаятьтә катнашудан баш тартырга карар кылса, ләкин бу хакта хокук саклау органнарына хәбәр итмәсә, аңа карата барыбер гаепләү белдерелергә мөмкин.

Проект сайтында кемдер янаган, күндерергә тырышкан яки мәгълүмат җыюга, ут төртүгә, терактлар яисә башка диверсия гамәлләре кылуга җәлеп иткән очракта нишләргә кирәклеге турында гади һәм аңлаешлы күрсәтмәләр урнаштырылган.

Мондый очракларда телефон аша ясалган теләсә нинди тәкъдимнән шунда ук баш тартырга, очрашуларга бармаска, чит кешеләрдән әйберләр алмаска һәм аларга әйберләр тапшырмаска кирәк. Шулай ук таныш булмаган кешеләр үтенече буенча бернәрсә дә сатып алмаска, аларга фото һәм видеолар җибәрмәскә киңәш ителә.

Барлык язышуларны, телефон номерларын һәм аккаунтларны саклап калу, скриншотлар ясау мөһим. Бу мәгълүмат хокук саклау органнары өчен файдалы булырга мөмкин.

Иң мөһиме — ярдәм сорарга курыкмаска һәм вакытында туктаган кешене закон яклавын истә тотарга кирәк.

Чыганак: «Милли өстенлекләр» автоном коммерцияле булмаган оешмасы (АНО «Нацприоритеты»).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

Белми калма

Яңа сан