Белми калма
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫ ДЕПУТАТЫ DOTA ҺӘМ COUNTER-STRIKE УЕННАРЫН МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНА КЕРТҮ ИДЕЯСЕН ХУПЛАДЫ
Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары Михаил Берулава Dota һәм Counter-Strike компьютер уеннарын мәктәпләрдә факультатив дәресләр буларак укыту идеясен хуплады. Бу хакта «Вечерняя Москва» хәбәр итә.
«Без комитетта мондый тәкъдимнәрне әлегә тикшермәдек. Әмма минемчә, факультатив дәрес буларак кертергә мөмкин. Болар укучыларның иҗади үсешенә ярдәм итә торган уеннар булырга тиеш», – дигән депутат.
Элегрәк Россиянең Team Spirit киберспорт оешмасы бер көн эчендә ике зур турнирда җиңү яулады: команда Dota 2 буенча The International һәм Counter-Strike 2 буенча EWC турнирларында беренче урынны алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 октября 2026 - 11:24
РАКЕТА КУРКЫНЫЧЫ БУЛГАНДА УКУЧЫЛАР НИШЛӘРГӘ ТИЕШ?
-
15 октября 2026 - 11:31
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНА РОССИЯ ХАЛЫКЛАРЫ ӘДӘБИЯТЫ ӘСӘРЛӘРЕ КЕРТЕЛӘЧӘК
-
14 октября 2026 - 11:42
ВУЗГА ИМТИХАНСЫЗ КЕРҮ МӨМКИНЛЕГЕ ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕНӘ ГЕНӘ КАЛЫРГА МӨМКИН
-
14 октября 2026 - 11:38
2027 ЕЛДАН ЮГАРЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЙӨКЛӘНЕШЕ КИМИЯЧӘК
Нет комментариев