Логотип Идель
Белми калма

ТАТАРСТАНДА 4 МЕҢНӘН АРТЫК УКУЧЫ ЮЛ ЙӨРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕН УЕННАР АША ӨЙРӘНӘЧӘК

Көз көне Татарстан мәктәпләрендә «Беләм. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтим» дип аталган мәгълүмати-уен проекты узачак. Анда республиканың 15 районыннан 4020 укучы катнашачак.

Проектны «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе, Татарстан Дәүләт автоинспекциясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Фәннәр академиясенең Тормыш иминлеге фәнни үзәге оештыра.

Чараларда урта сыйныф укучылары катнашачак. Белгечләр әйтүенчә, нәкъ менә бу яшьтәге балалар юл-транспорт һәлакәтләренә ешрак эләгә. Дәресләр гадәти лекция форматында түгел, ә уеннар, викториналар һәм төрле биремнәр аша узачак. Укучылар үзләрен машина йөртүче, пассажир һәм җәяүле ролендә сынап караячак.

Шулай итеп, балалар юл кагыйдәләрен яхшырак аңларга һәм юлдагы иминлекнең һәркемгә бәйле булуын төшенергә тиеш. Чара ахырында катнашучыларга сертификат, хат-юллама һәм яктылык кайтаручы брелок тапшырылачак.

Проектның беренче этабы сентябрьдә башлана — анда 2 мең укучы катнашачак. Ноябрьдә тагын 2020 бала кушылачак. Дәресләр Яр Чаллы, Арча, Тукай, Әлмәт һәм Татарстанның башка районнарында узачак.

«Беләм. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтим» проекты республикада 2021 елдан бирле тормышка ашырыла. Бу вакыт эчендә анда 11 меңнән артык кеше катнашкан, ә ел ахырына катнашучылар саны 15 меңгә җитәр дип көтелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев