Логотип Идель
Белми калма

КАЗАНДА РОССИЯДӘГЕ ИҢ ЗУР ҖӘЯДӘН АТУ ҮЗӘГЕ АЧЫЛДЫ

Казанда «Тасма» спорт мәктәбе территориясендә махсуслашкан Җәядән ату үзәге ачылды. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ачылыш тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия генераль прокуроры Александр Гуцан, Россия спорт министры Михаил Дегтярев һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Үзәк бер елдан да кимрәк вакыт эчендә төзелгән. Комплекста бер үк вакытта 100гә кадәр кеше шөгыльләнә ала торган махсус манеж җиһазландырылган. Моннан тыш, биредә киенү-чишенү бүлмәләре, тренажер залы, тренерлар өчен бүлмәләр һәм административ-көнкүреш корпусы бар.

Үзәкнең ачылышы җәядән ату буенча Россия Генераль прокуроры кубогына V Бөтенроссия ярышлары башланган көнгә туры килде.

Элегрәк Казанда әлеге җәядән ату үзәген төзүгә 965 млн сум бүлеп бирелүе хәбәр ителгән иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев