«РАЗГОВОРЫ О ВАЖНОМ»ДА УКЫТУЧЫЛАРГА УКУЧЫЛАРНЫҢ ПАССИВЛЫГЫН ҺӘМ РИЗАСЫЗЛЫГЫН КҮЗӘТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
2026/2027 уку елына «Мөһим сөйләшүләр» дәресләрен алып баручы педагоглар өчен яңа методик тәкъдимнәр әзерләнгән. Документта укытучыларга укучыларның дәрестәге активлыгына, фикер алышуда катнашуына һәм тәкъдим ителгән кыйммәтләрне ничек кабул итүенә игътибар итәргә киңәш ителә.
Һәр дәрестән соң педагог махсус анкета ярдәмендә үз эшенә анализ ясарга тиеш. Анда, аерым алганда, укучыларның «кыйммәтләрне аңламавы яки алар белән килешмәве» очраклары булганмы һәм мондый хәлләр ничек хәл ителгән дигән сорау бар. Шулай ук пассивлык, сөйләшүдән читләшергә тырышу һәм провокацион сораулар бирү дә күзәтеләчәк.
Шул ук вакытта мондый күзәтүләр укучыларга билге кую өчен кулланылмаячак. Алар дәресләрнең тәрбияви нәтиҗәлелеген бәяләү, методиканы үзгәртү һәм укучыларның шәхси үсеш нәтиҗәләрен анализлау өчен кирәк.
Кыйммәтләр һәм шәхси нәтиҗәләр педагогик күзәтү, тәмамланмаган җөмләләр методы, кыйммәтләрне ранжирлау, проект методикалары һәм укучылар эшләрен анализлау ярдәмендә бәяләнергә мөмкин. Мәктәп диагностик алымнарны һәм аларны үткәрү вакытын үзе билгели.
Яңа программа 1–11 нче сыйныф укучылары өчен каралган. Дәресләр атнага бер тапкыр, дүшәмбе көнне уздырыла. Уку елы дәвамында кимендә 34–35 сәгать үткәрү планлаштырыла. Программада шулай ук төбәккә багышланган махсус дәрес каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
3 сентября 2026 - 09:35
«РАЗГОВОРЫ О ВАЖНОМ»ДА УКЫТУЧЫЛАРГА УКУЧЫЛАРНЫҢ ПАССИВЛЫГЫН ҺӘМ РИЗАСЫЗЛЫГЫН КҮЗӘТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
-
2 сентября 2026 - 10:35
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫ ДЕПУТАТЫ DOTA ҺӘМ COUNTER-STRIKE УЕННАРЫН МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНА КЕРТҮ ИДЕЯСЕН ХУПЛАДЫ
-
1 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА 183 МЕҢ УКУЧЫ ЯҢА УКУ ЕЛЫН БАШЛАДЫ
-
31 августа 2026 - 15:44
КАЗАН ГЛОБАЛЬ ЯШЬЛӘР САММИТЫНДА ЯШЬ ЖУРНАЛИСТЛАР СТАЖИРОВКА УЗА
Нет комментариев