9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Россиядә 9 сыйныф укучылары өчен тарихтан телдән имтихан кертергә планлаштыралар. Ул дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертү шарты булачак. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов ТАСС агентлыгына биргән интервьюсында сөйләгән.
Аның сүзләренчә, имтиханны якынча ике елдан соң гамәлгә кертергә ниятлиләр. Нәтиҗәләр «зачет/незачет» форматында бәяләнәчәк.
Министр билгеләп үткәнчә, имтихан үткәрү тәртибен әзерләгәндә бәяләү критерийларының аңлаешлы һәм объектив булуы мөһим. Укучылар, ата-аналар һәм укытучылар таләпләрне алдан белергә тиеш.
Телдән имтиханның төп максаты — укучының тарихи материалны эзлекле һәм дәлилле итеп сөйли белүен, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен ачыклавын, тарихи чыганаклар белән эшләвен һәм үз фикерен формалаштыра алуын тикшерү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 октября 2026 - 11:42
ВУЗГА ИМТИХАНСЫЗ КЕРҮ МӨМКИНЛЕГЕ ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕНӘ ГЕНӘ КАЛЫРГА МӨМКИН
-
14 октября 2026 - 11:38
2027 ЕЛДАН ЮГАРЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЙӨКЛӘНЕШЕ КИМИЯЧӘК
-
13 октября 2026 - 11:35
РОССИЯ ВУЗЛАРЫНА КЕРГӘНДӘ ТАРИХ БУЕНЧА БДИ КИРӘК БУЛГАН ЮНӘЛЕШЛӘР АРТЫРГА МӨМКИН
-
12 октября 2026 - 11:29
РОСОБРНАДЗОР 77 МЕҢ УКУЧЫ ҺӘМ СТУДЕНТНЫҢ ФУНКЦИОНАЛЬ ГРАМОТАЛЫЛЫГЫН ТИКШЕРӘЧӘК
Нет комментариев