Логотип Идель
Белми калма

КОЛЛЕДЖ СТУДЕНТЛАРЫ ӨЧЕН ВПРДА ТАРИХ МӘҖБҮРИ ФӘН БУЛАЧАК

2026 елда көллият һәм техникум студентлары Бөтенроссия тикшерү эшләре (ВПР) кысаларында тарихтан мәҗбүри эш язачак. Быел ВПР СПОда якынча 1,5 миллион студент катнашыр дип көтелә.

Рособрнадзор РИА Новостига хәбәр иткәнчә, тикшерү эшләре 14 сентябрьдән 6 октябрьгә кадәр узачак. Һәр студентка ике эш башкарырга туры киләчәк.

Аларның берсе барлык катнашучылар өчен дә тарих фәненнән булачак. Икенче эшне студентлар үзләренең профиль фәне буенча сайлый ала.

Сайлау өчен әдәбият, география, җәмгыять белеме, математика, физика, химия, биология, информатика һәм чит тел тәкъдим ителә. Чит телне сайлаган очракта, эшне инглиз, немец яки француз теленнән башкарырга мөмкин.

ВПР СПОда беренче курс студентлары, шулай ук узган уку елында тикшерү эше үткәрелә торган фәнне өйрәнеп тәмамлаган студентлар катнашачак.

Көллиятләр һәм техникумнар ВПР расписаниесен билгеләнгән чор кысаларында үзләре төзиячәк. Бер үк курста бер үк фән буенча тикшерү эшләре бер көндә үткәрелергә тиеш.

2026/2027 уку елында гомуми белем бирү сыйфатын бәяләү буенча милли чагыштырма тикшеренүләрдә катнашачак студентлар ВПР СПО язмаячак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев