МӘКТӘПЛӘРДӘ БАШЛАНГЫЧ ХӘРБИ ӘЗЕРЛЕККӘ СӘГАТЬЛӘР САНЫ АРТТЫРЫЛГАН
Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә башлангыч хәрби әзерлеккә бирелә торган сәгатьләр санын арттырган. 2026/2027 уку елыннан «Россиянең иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре» (ОБЗР) курсының 50 проценты башлангыч хәрби әзерлеккә багышланачак.
Мәгариф министры Сергей Кравцов РИА Новостига хәбәр иткәнчә, быелдан мәктәпләрдә башлангыч хәрби әзерлеккә күбрәк вакыт бирелә башлый.
Аның сүзләренчә, дүрт уку елы эчендә бу юнәлешкә барлыгы 68 сәгать каралган. Элек башлангыч хәрби әзерлек ОБЗР курсының 20 процентын тәшкил иткән.
ОБЗР фәне 8-11 сыйныф укучыларына атнага бер сәгать укытыла. Программага 8-9 сыйныфларда барлыгы 34 сәгать, 10-11 сыйныфларда тагын 34 сәгать бирелә.
Курс кысаларында укучылар беренче медицина ярдәме күрсәтергә, гадәттән тыш хәлләр вакытында һәм эвакуация игълан ителгән очракта дөрес эш итәргә өйрәнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 октября 2026 - 11:42
ВУЗГА ИМТИХАНСЫЗ КЕРҮ МӨМКИНЛЕГЕ ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕНӘ ГЕНӘ КАЛЫРГА МӨМКИН
-
14 октября 2026 - 11:38
2027 ЕЛДАН ЮГАРЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЙӨКЛӘНЕШЕ КИМИЯЧӘК
-
13 октября 2026 - 11:35
РОССИЯ ВУЗЛАРЫНА КЕРГӘНДӘ ТАРИХ БУЕНЧА БДИ КИРӘК БУЛГАН ЮНӘЛЕШЛӘР АРТЫРГА МӨМКИН
-
12 октября 2026 - 11:29
РОСОБРНАДЗОР 77 МЕҢ УКУЧЫ ҺӘМ СТУДЕНТНЫҢ ФУНКЦИОНАЛЬ ГРАМОТАЛЫЛЫГЫН ТИКШЕРӘЧӘК
Нет комментариев