10-11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН МӘҖБҮРИ ФӘННӘР ИСЕМЛЕГЕ РАСЛАНДЫ
Россия Мәгариф министрлыгы яңа Федераль дәүләт белем бирү стандартын (ФГОС) бастырып чыгарды. Анда 10-11 сыйныфларда укучылар өйрәнергә тиешле фәннәр исемлеге дә күрсәтелгән. Яңа таләпләр 2027 елның 1 сентябреннән гамәлгә керәчәк.
Мәҗбүри фәннәр арасында:
- рус теле;
- әдәбият;
- туган тел яки Россия республикаларының берсенең дәүләт теле;
- туган әдәбият;
- чит тел;
- икенче чит тел;
- математика;
- информатика;
- тарих;
- җәмгыять белеме;
- география;
- физика;
- химия;
- биология;
- «Ватанны саклау һәм куркынычсызлык нигезләре»;
- физкультура.
Шул ук вакытта туган тел, туган әдәбият һәм икенче чит телне укучы яки аның әти-әнисе гаризасы буенча, шулай ук мәктәптә моның өчен тиешле шартлар булган очракта укырга мөмкин булачак.
Моннан тыш, 2027 елның 1 сентябреннән өлкән сыйныф укучылары кайбер фәннәрне кайсы дәрәҗәдә — база яки тирәнәйтелгән дәрәҗәдә — өйрәнүне үзләре сайлый алачак.
Яңа ФГОС нигезендә 10-11 сыйныфлардагы уку йөкләнеше дә артачак. Укуның минималь күләме хәзерге 2170 сәгатьтән 2312 сәгатькә кадәр җитәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 октября 2026 - 11:42
ВУЗГА ИМТИХАНСЫЗ КЕРҮ МӨМКИНЛЕГЕ ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕНӘ ГЕНӘ КАЛЫРГА МӨМКИН
-
14 октября 2026 - 11:38
2027 ЕЛДАН ЮГАРЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЙӨКЛӘНЕШЕ КИМИЯЧӘК
-
13 октября 2026 - 11:35
РОССИЯ ВУЗЛАРЫНА КЕРГӘНДӘ ТАРИХ БУЕНЧА БДИ КИРӘК БУЛГАН ЮНӘЛЕШЛӘР АРТЫРГА МӨМКИН
-
12 октября 2026 - 11:29
РОСОБРНАДЗОР 77 МЕҢ УКУЧЫ ҺӘМ СТУДЕНТНЫҢ ФУНКЦИОНАЛЬ ГРАМОТАЛЫЛЫГЫН ТИКШЕРӘЧӘК
Нет комментариев