Логотип Идель
Белми калма

ТАТАРСТАН УКУЧЫЛАРЫ ҺӘМ КОЛЛЕДЖ СТУДЕНТЛАРЫ БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ БУЕНЧА ЧЕМПИОНАТТА ОСТАЛЫКЛАРЫН КҮРСӘТӘЧӘК

Татарстанда Беренче ярдәм күрсәтү буенча төбәк чемпионатында катнашу өчен гариза бирү кампаниясе башланды. Чемпионат ике этапта узачак: 7 октябрьдә муниципаль этап – командалы тест формасында, ә 24-25 октябрьдә Казанда төбәк этабы – командалы ярышлар рәвешендә үткәреләчәк. Катнашучылар Движение Первых һәм Россия Кызыл Хачы оештырган беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер-классларны үткән булырга тиеш.

Проектның беренче этабы – беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер-класслар. 2026 елда Татарстанның 37 районында 160тан артык шундый дәрес уздырылган. Анда 4500 мәктәп укучысы һәм колледж студенты катнашкан.

Мастер-классларда катнашучылар беренче ярдәм күрсәтүнең теоретик һәм практик күнекмәләрен үзләштерә. Алар йөрәк-үпкә реанимациясе ясарга, гадәттән тыш хәл вакытында кайда шалтыратырга һәм нинди мәгълүмат җиткерергә кирәклеген өйрәнә.

11 яшьтән 25 яшькә кадәрге мастер-классларда катнашучылар Региональ чемпионатта көч сынаша ала. Чемпионат ике этапта узачак:

  • муниципаль этап – 7 октябрьдә командалы квалификация тестлары;
  • төбәк этабы – 24-25 октябрьдә Казанда командалы ярышлар.

Мастер-классларда шәхси катнашкан укучыларга чемпионатта катнашу өчен 6 кешелек команда тупларга кирәк: 5 укучы һәм 1 остаз.

Чемпионат биремнәрен Россия Кызыл Хачы әзерләгән. Алар катнашучыларның яшь үзенчәлекләренә карап өч төркемгә бүленгән:

  • 11-13 яшьлек мәктәп укучылары;
  • 14-17 яшьлек мәктәп укучылары;
  • 14-25 яшьлек урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары.

Төбәк этабында җиңүчеләр Мәскәүдәге ВДНХ мәйданчыгында 29 майдан 2 июньгә кадәр узачак Бөтенроссия финалында катнашу мөмкинлеге алачак.

Чемпионатта беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер-класс үткән катнашучылар гына катнаша ала. Укыту узу өчен райондагы Движение Первых кураторы белән элемтәгә керергә кирәк.

Региональ чемпионатта катнашу өчен гаризалар 2026 елның 5 октябренә кадәр кабул ителә.

Возраст төркемнәре буенча теркәлү:

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев