РОССИЯДӘ ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНА ДЕПУТАТЛАР САЙЛАУ БАШЛАНДЫ
Бүген, 18 сентябрьдә, Россиядә Дәүләт Думасына депутатлар сайлау башланды. Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Сайлау участоклары өч көн дәвамында җирле вакыт белән 8:00дән 20:00гә кадәр эшли. Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстан төбәк бүлеге рәисе Тимур Сөләйманов та инде үз тавышын бирде.
Бу сайлауларда Дәүләт Думасының IX чакырылышы депутатлары сайлана. Барлыгы 450 депутат мандаты каралган: 225 депутат партияләрнең федераль исемлекләре буенча, тагын 225 депутат бермандатлы сайлау округлары буенча сайлана.
Татарстанда Дәүләт Думасына депутатлар сайлау өчен алты бермандатлы округ оештырылган: Әлмәт, Мәскәү, Яр Чаллы, Түбән Кама, Идел буе һәм Үзәк округлары. Республикада әлеге округлар буенча алты партиядән 32 кандидат теркәлгән.
Сайлауда Россия Федерациясе гражданнары, 20 сентябрьгә кадәр 18 яше тулган очракта, катнаша ала. Тавыш бирү өчен паспорт яки аны алыштыручы документ кирәк.
Дәүләт Думасы депутатлары биш елга сайлана. 2026 елгы сайлаулар нәтиҗәсендә яңа чакырылыш парламент формалашачак.
Татарстанда сайлауларны уздыру өчен 2,2 меңнән артык резерв бина һәм башка оештыру чаралары әзерләнгән. Республикада сайлау барышында гражданнарга ярдәм итү өчен 500дән артык электораль волонтёр да әзерлек узган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?
-
18 сентября 2026 - 11:26
РОССИЯДӘ ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНА ДЕПУТАТЛАР САЙЛАУ БАШЛАНДЫ
-
17 сентября 2026 - 15:22
ИЛСУР ҺАДИУЛЛИН «ШАЯН ТВ» СТУДИЯСЕНДӘ КУНАКТА БУЛДЫ
Нет комментариев