ФИПИ БДИГА ӘЗЕРЛӘНГӘНДӘ ӘДӘБИ ТЕКСТЛАРНЫ ЯТЛАУНЫ КИРЕ КАЙТАРЫРГА ТӘКЪДИМ ИТӘ
Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) әдәбияттан БДИга әзерләнгәндә әсәрләрне һәм өзекләрне ятлауны, шулай ук цитаталар дәфтәре алып баруны яңадан кулланырга тәкъдим итә. Бу хакта 2026 елгы имтихан нәтиҗәләрен анализлауга багышланган методик материалларда әйтелә.
Белгечләр фикеренчә, мондый тәкъдимгә БДИның 5 һәм 10 нчы биремнәрендәге хаталар сәбәп булган. Бу биремнәрдә укучыларга төрле әсәрләрне чагыштырырга һәм тексттан мисаллар, цитаталар китерергә кирәк. Имтихан тапшыручылар нәкъ менә шигъри әсәрләрдән цитаталар китергәндә ешрак ялгышкан.
ФИПИ материалларында әдәбияттан имтихан өчен кимендә 10 әсәрне яки аларның өзекләрен яттан белү файдалы булуы да искәртелә.
2026 елда әдәбияттан БДИны якынча 42 мең кеше тапшырган. Уртача нәтиҗә 62,85 балл тәшкил иткән. Имтихан тапшыручыларның 25,1 проценты 84тән 100гә кадәр балл җыйган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 сентября 2026 - 10:34
ФИПИ БДИГА ӘЗЕРЛӘНГӘНДӘ ӘДӘБИ ТЕКСТЛАРНЫ ЯТЛАУНЫ КИРЕ КАЙТАРЫРГА ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
16 сентября 2026 - 10:29
КАЗАНДА РОССИЯДӘГЕ ИҢ ЗУР ҖӘЯДӘН АТУ ҮЗӘГЕ АЧЫЛДЫ
-
15 сентября 2026 - 12:48
ТАТАРСТАНДА 4 МЕҢНӘН АРТЫК УКУЧЫ ЮЛ ЙӨРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕН УЕННАР АША ӨЙРӘНӘЧӘК
-
15 сентября 2026 - 11:50
САЙЛАУ СӘБӘПЛЕ КАЗАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ДӘРЕСЛӘР ТӘРТИБЕ ҮЗГӘРӘЧӘК
Нет комментариев