Логотип Идель
Белми калма

УФАДА 300ДӘН АРТЫК БАЛА «БАЛАЧАКНЫ КАЙТАРУ» ФЕСТИВАЛЕНӘ ҖЫЕЛДЫ

16 сентябрьдә Уфада «Балачакны кайтару» округ фестивале башланды. Ул ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга ярдәм итүгә, аларның сәләтләрен үстерүгә һәм җәмгыятькә яраклашуына багышланган.

Фестивальгә Идел буе федераль округы төбәкләреннән 300дән артык бала һәм яшүсмер килгән. Татарстанны Әлмәт, Нурлат, Чистай, Түбән Кама, Алабуга һәм Лаеш балалар йортларында тәрбияләнүче 22 бала тәкъдим итә.

Катнашучыларны иҗади, интеллектуаль һәм спорт бәйгеләре көтә. Программада «Балачак йолдызлары», «Спорт Олимпы», кулинар осталык бәйгесе, «Геройлар узышы» һәм быел беренче тапкыр үткәрелә торган «Медиа» конкурсы да бар. Шулай ук балалар өчен һөнәри юнәлеш бирү чаралары, мастер-класслар, экскурсияләр һәм пилотсыз системалар белән идарә итү дәресләре әзерләнгән.

Фестиваль 18 сентябрьдә Башкорт дәүләт филармониясендә тантаналы чара белән тәмамланачак. Бәйгеләрдә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев