Логотип Идель
Белми калма

ИЛСУР ҺАДИУЛЛИН «ШАЯН ТВ» СТУДИЯСЕНДӘ КУНАКТА БУЛДЫ

17 сентябрьдә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин «ШАЯН ТВ» телеканалы студиясендә булды. Очрашу барышында министр телеканалның эшчәнлеге, төп юнәлешләре һәм яңа проектлары белән танышты.

Илсур Һадиуллинны «ШАЯН ТВ» алып баручылары каршы алды. Алар кунакка студияне күрсәтте һәм телеканалның эш үзенчәлекләре турында сөйләде.

Очрашуда балалар һәм яшүсмерләр өчен татар телендә әзерләнә торган белем бирү һәм анимацион контентка аерым игътибар бирелде. Әлеге проектлар Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Контентны shayantv.ru платформасында карарга мөмкин.

Министрга шулай ук «Ну, Кәрим!» вертикаль сериалы һәм «Шүрәле оныгы Шүркәй» мультсериалын җитештерү белән шөгыльләнүче «ШАЯН мультфильм» студиясе эшчәнлеге тәкъдим ителде.

Илсур Һадиуллин «ШАЯН ТВ» белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы арасындагы хезмәттәшлекне дә билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, телеканал студиясендә әзерләнгән проектлар телевидениедә күрсәтелә, шулай ук мәктәпләргә дә барып җитә. Министр балалар өчен спектакль, концерт, дәресләр һәм яшьләрнең үзләре әзерләгән тапшырулар кебек төрле форматларның булуын уңай бәяләде.

«Бала губка кебек: ул тирә-яктагы мохитне бик тиз үзенә сеңдерә. Бу мохит гаиләдә генә түгел, мәктәптә, балалар бакчасында һәм башка урыннарда да формалаша. Шуңа күрә балалар өчен көн дәвамында белем бирү һәм танып-белү контенты булдыру аеруча мөһим», – диде Илсур Һадиуллин.

«ШАЯН ТВ» һәм Мәгариф һәм фән министрлыгының уртак эше балалар һәм яшүсмерләр өчен заманча контент булдыруга, татар телен популярлаштыруга һәм яшь буынга юнәлтелгән белем бирү проектларын үстерүгә юнәлдерелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев