Логотип Идель
Белми калма

САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?

Бүген, 18 сентябрьдә, Россиядә Дәүләт Думасы депутатларын сайлау башланды. Тавыш бирү өч көн – 18, 19 һәм 20 сентябрьдә – дәвам итәчәк. Ә бу көннәрдә Татарстан мәктәпләрендә дә үзгәрешләр бар: кайбер укучылар гадәти дәресләр урынына башка форматтагы чараларда катнаша.

Сайлау участоклары урнашкан мәктәпләрдә 18 һәм 19 сентябрьдә уку процессы альтернатив форматта оештырыла. Укучылар музейларга бара, ачык һавада дәресләрдә катнаша, ресурс үзәкләрендә, көллият һәм югары уку йортлары лабораторияләрендә шөгыльләнә ала. Шулай ук профильле предприятиеләргә экскурсияләр, һөнәри юнәлеш бирү чаралары һәм мастер-класслар уздыру планлаштырылган.

Сайлауда тавыш бирү хокукы 18 яшьтән башлана. Быел Татарстанда якынча 43 мең кеше беренче тапкыр сайлауда катнашачак. Республикада барлыгы 2,9 миллионнан артык сайлаучы исәпләнә.

Әгәр сиңа быел беренче тапкыр тавыш бирергә туры килә икән, үзеңнең сайлау участогыңны алдан ачыклап кую мөһим. Участок адресы һәм сайлаучыга кагылышлы мәгълүматны рәсми сайлау ресурслары аша тикшерергә мөмкин. Ә башка урында тавыш бирергә теләүчеләр моның өчен «Мобильный избиратель» сервисыннан файдалана ала. Татарстанда әлеге мөмкинлектән инде 54 мең сайлаучы файдаланган.

Ә 18 яшең әле тулмаган икән – борчылма: синең сайлауда катнашу вакытың алда әле. Ә мәктәптәге дәресләрнең форматы үзгәрсә, моның сәбәбе – сайлау участокларының мәктәп биналарында урнашуы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев