Белми калма рубрикасы буенча яңалыклар
-
ТАТАРСТАН УНИВЕРСИТЕТЛАРЫ ТҮЛӘҮЛЕ УРЫННАРГА КАБУЛ ИТҮНЕ ИКЕ ТАПКЫРГА ДИЯРЛЕК КИМЕТКӘН
Киләсе уку елында Россиядә беренче тапкыр бюджет урыннарына гына түгел, түләүле урыннарга да кабул итү чикләнәчәк. Татарстан да бу үзгәрешләрдән читтә калмаган. Кабул итүнең яңа кагыйдәләре турында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде. -
МӘСКӘҮ УКУЧЫСЫ БДИДА МАКСИМАЛЬ 500 БАЛЛ ҖЫЙГАН
Мәскәү укучысы Екатерина Малкова Бердәм дәүләт имтиханнарында максималь нәтиҗә күрсәткән – ул биш фәннән 100әр балл җыеп, барлыгы 500 балл алган. Бу хакта Мәскәү мэры Сергей Собянин үзенең телеграм-каналында хәбәр иткән. -
КРАВЦОВ РФ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БАШЛАНГЫЧ ХӘРБИ ӘЗЕРЛЕК АРТТЫРЫЛАЧАГЫН ХӘБӘР ИТТЕ
«Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре» мәктәп предметы кысаларында башлангыч хәрби әзерлек өлеше 2026 елның 1 сентябреннән уку вакытының 20 процентыннан 50 процентына кадәр арттырылачак. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте. -
ДИНӘ ЗАРИПОВА «ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕНЕҢ ХАЛЫКАРА ЭТАБЫНДА ТАТАРСТАН ДАНЫН ЯКЛАЯЧАК
Татарстанның Балтач районы кызы Динә Зарипова республикакүләм «Татар кызы» бәйгесендә җиңү яулады. Конкурсның финалы Әлмәт шәһәрендә узды һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланды. -
ГАРӘП ТЕЛЕННӘН БДИ 2033 ЕЛДАН ДА ИРТӘРӘК КЕРТЕЛМӘЯЧӘК
Россиядә гарәп теленнән Бердәм дәүләт имтиханын 2033 елдан да иртәрәк кертү күздә тотылмый. Бу хакта РИА Новостига Рособрнадзорның матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр. -
КАЗАННЫҢ 8 МЕҢНӘН АРТЫК УКУЧЫСЫ ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕНӘ ҖЫЕЛАЧАК
25 июнь көнне Казанда шәһәркүләм чыгарылыш кичәсе узачак. Бәйрәм чарасы «Казан» гаилә үзәге, ягъни «Чаша» янындагы мәйданда оештырыла. Анда шәһәрнең 200 мәктәбеннән 8 меңнән артык IX һәм XI сыйныф укучысы катнашыр дип көтелә. -
КАМАЛ ТЕАТРЫНДА – «ТУГАН БАТЫР» ПРЕМЬЕРАСЫ
3 һәм 4 июльдә Камал театрының Зур сәхнәсендә балалар һәм өлкәннәр өчен музыкаль фэнтези – «Туган Батыр» спектакленең премьерасы булачак. Спектакль Рүзәл Мөхәммәтшин пьесасы буенча куела. Әсәр Зөлфәт Хәкимнең шул ук исемдәге әкият-повесте белән илһамланып язылган. -
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫН ВЛАДИМИР ДАЛЬ ЮБИЛЕЕНА БАГЫШЛАНГАН АКЦИЯДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
Татарстан мәктәп укучылары язучы, этнограф һәм «Тере бөек рус теленең аңлатмалы сүзлеге» авторы Владимир Дальнең тууына 225 ел тулуга багышланган «Владимир Дальнең бөек мирасы» бөтенроссия акциясенә кушыла ала. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр иттеләр. -
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕН ЭЗТАБАР ОТРЯДЛАРЫНЫҢ ОКРУГ СЛЕТЫНДА КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
Идел буе федераль округында «Беркем дә онытылмый» эзтабар отрядларының округ слеты оештырыла. Төбәк этабы сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк, ә округ слеты 2026 елның 14–17 октябрендә Түбән Новгород өлкәсендә узачак. Әлеге чара ИФОда 2014 елдан бирле үткәрелә. Катнашырга 16 яшьтән 30 яшькә кадәрге эзтабарлар чакырыла. -
ТР СТУДЕНТЛАРЫН «ШӘҺӘР ҮЗГӘРЕШЛӘРЕ МӘКТӘБЕ» ЭКСПЕДИЦИЯСЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
«Россия – мөмкинлекләр иле» платформасында Әстерханда узачак «Шәһәр үзгәрешләре мәктәбе» студентлар экспедициясенә теркәлү ачылды. Проект АНО «Территорияләрнең стратегик тотрыклы үсеше үзәге» тарафыннан 2026 ел сезонындагы «Россияне яңадан ачабыз» Бөтенроссия студентлар экспедицияләре программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. -
ГАЛИМНӘР УКУЧЫЛАРНЫҢ МАТЕМАТИКАСЫН ЯХШЫРТУНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ЫСУЛЫН ТАПКАН
Тикшеренү күрсәткәнчә, физик активлыкны математика өйрәнү белән берләштерү мәктәп укучыларының белем күрсәткечләрен яхшырта ала, бигрәк тә вакланмалар темасын үзләштергәндә. Норвегия галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән. Алар баскетбол күнегүләрен математик биремнәр белән берләштергән үзенчәлекле программа сынап караган. -
КАЗАНДА ЯШЬЛӘР КӨНЕНДӘ ХАТЫН-КЫЗЛАР СӘЛАМӘТЛЕГЕ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘЧӘКЛӘР
27 июньдә Казанның «УРАМ» экстрим-паркында Яшьләр көне кысаларында хатын-кызлар сәламәтлегенә багышланган ачык дискуссия узачак. «Камиллек комплексы: хатын-кыз сәламәтлегенең төп кагыйдәләре?» дип аталган очрашуда федераль һәм Казан экспертлары катнашачак. -
ТАРИХ БУЕНЧА БДИДА 100 БАЛЛ ҖЫЮЧЫЛАР САНЫ 1,5 ТАПКЫРГА АРТКАН
Тарих буенча Бердәм дәүләт имтиханында (БДИ) 100 балл җыйган укучылар саны узган ел белән чагыштырганда якынча 1,5 тапкырга арткан. Бу хакта ТАСС агентлыгына Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев хәбәр иткән. -
ROBLOX РОССИЯДӘ ЯРТЫ ЕЛЛЫК БЛОКИРОВКАДАН СОҢ КАБАТ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
Мәктәп укучылары арасында иң популяр онлайн-уеннарның берсе булган Roblox Россиядә кабат чикләүләрсез эшли башлады. Бу хакта РБК хәбәр итә. Россия Цифрлы үсеш министрлыгы белдерүенчә, Roblox компаниясе кулланучылар иминлеген тәэмин итү буенча Россия законнары таләпләрен тулысынча үтәгән. -
ТАТАРСТАНДА 4,6 МЕҢ МӘКТӘП УКУЧЫСЫ КАТНАШЫНДА «СӘЛӘТ» ЯШЬЛӘР ФОРУМЫ УЗАЧАК
XV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы 27 июньнән 21 июльгә кадәр Татарстанда, Биләр дәүләт тарих-археология музей-тыюлыгы территориясендә узачак.
Белми калма
-
14 июля 2026 - 08:43
КАЗАН РОССИЯНЕҢ ТӨП ГАСТРОНОМИЯ ШӘҺӘРЕ ДИП ТАНЫЛДЫ
-
13 июля 2026 - 14:28
КАЗАНДА «БЕЗНЕҢ УРАМ МУЗЫКАСЫ» ҖӘЙГЕ КОНЦЕРТЫ УЗАЧАК
-
13 июля 2026 - 13:03
ТАТАРСТАН ЧЫГАРЫЛЫШ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ БДИДА 460 ЙӨЗ БАЛЛЫ НӘТИҖӘ КҮРСӘТКӘН
-
13 июля 2026 - 11:31
ТАТАРСТАНДА БДИНЫҢ БАРЛЫК ФӘННӘР БУЕНЧА УРТАЧА БАЛЛЫ РОССИЯ КҮРСӘТКЕЧЛӘРЕННӘН ЮГАРЫРАК