Логотип Идель
Белми калма

КАЗАНДА «БЕЗНЕҢ УРАМ МУЗЫКАСЫ» ҖӘЙГЕ КОНЦЕРТЫ УЗАЧАК

16 июльдә Казанда Татар китабы йорты ишегалдында «Безнең урам музыкасы» дип аталган җәйге ачык һава концерты узачак. Чара Шәриф Камал музее урнашкан Островский урамы, 15 адресы буенча сәгать 18:30да башлана.

Бу кичә «Күрше» игелекле күршелек фестивальләренең яңа юнәлеше булган «Күрше. Мирас» мәдәни-тикшеренү проектының беренче чарасы булачак.

Яңа проект Островский урамының, элеккеге Вознесение урамының тарихын өйрәнүгә һәм аның мәдәни мирасын саклауга багышлана. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, урам — йортлар һәм биналар гына түгел, ә анда яшәгән, эшләгән, гаилә корган һәм балалар үстергән кешеләрнең тавышлары, истәлекләре һәм язмышлары да.

Проект Татар китабы йорты ишегалдында узачак җылы күршеләр очрашуы белән ачылачак. Бер кичкә музей ишегалды тере музыка, шәһәр тарихы һәм аралашу мәйданына әвереләчәк.

Сәгать 18:30да ачык микрофон эшли башлый. Анда теләгән һәркем җыр башкара, шигырь укый яки Островский урамы белән бәйле хатирәләре һәм кызыклы вакыйгалары белән уртаклаша ала.

Сәгать 19:30дан 21:00гә кадәр «Безнең урам музыкасы» концерты узачак. Сәхнәдә «Болгар кызлары» триосы, Инсаф Ганибаев, Айгиз Хәйдәршин, Әмирхан Шәрифуллин, Азат Гыймадиев һәм Булат Шәймиев чыгыш ясаячак.

Оештыручылар казанлыларны һәм шәһәр кунакларын җәйге кичне ачык һавада үткәрергә, җанлы музыка тыңларга, күршеләр белән танышырга һәм таныш урамның тарихына яңача карарга чакыра.

Чара 16 июльдә сәгать 18:30дан 21:00гә кадәр Татар китабы йорты ишегалдында, Островский урамы, 15 адресы буенча узачак. Керү ирекле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев