ТАТАРСТАН ЧЫГАРЫЛЫШ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ БДИДА 460 ЙӨЗ БАЛЛЫ НӘТИҖӘ КҮРСӘТКӘН
Татарстан чыгарылыш сыйныф укучылары, беренчел мәгълүматлар буенча, Бердәм дәүләт имтиханнарында 460 йөз баллы нәтиҗә күрсәткән. Югары баллны барлыгы 408 укучы җыйган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган брифингта республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
– Татарстан йөз баллы нәтиҗәләр саны буенча алдынгы төбәкләрнең берсе булып кала, – диде министр.
Ике чыгарылыш сыйныф укучысы – 300әр, 48 укучы – 200әр, ә 358 укучы 100әр балл җыйган.
Илсур Һадиуллин сүзләренчә, математика, физика һәм биология фәннәре буенча нәтиҗәләр сизелерлек яхшырган. Рус һәм инглиз телләре буенча йөз баллы нәтиҗәләр саны ике тапкырдан күбрәккә арткан.
Министр Казан, Яр Чаллы шәһәрләре, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә һәм Яшел Үзән районнары чыгарылыш сыйныф укучыларының уңышларын аерым билгеләп үтте.
– Быел югары нәтиҗәләр күрсәткән муниципаль берәмлекләр саны шактый артты һәм 41 районга җитте, – диде ул.
Зәй, Кайбыч, Мамадыш, Сарман һәм Саба районнарында быел беренче тапкыр 200 баллы нәтиҗәләр теркәлгән. Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары исә абсолют лидерлар булып кала.
300 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары КФУның IT-лицеенда һәм Казан Суворов хәрби училищесында белем алган.
Илсур Һадиуллин дәүләт йомгаклау аттестациясенә укучыларны уңышлы әзерләгән укытучылар саны да артуын әйтте. Быел абсолют лидер булып Казанның 131нче лицееның математика укытучысы Кирилл Сергеев танылган. Аның 11нче сыйныфта белем алган 15 укучысы математикадан 100әр балл җыйган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 сентября 2026 - 11:25
МӘКТӘПЛӘРДӘ БАШЛАНГЫЧ ХӘРБИ ӘЗЕРЛЕККӘ СӘГАТЬЛӘР САНЫ АРТТЫРЫЛГАН
-
14 сентября 2026 - 11:15
КОЛЛЕДЖ СТУДЕНТЛАРЫ ӨЧЕН ВПРДА ТАРИХ МӘҖБҮРИ ФӘН БУЛАЧАК
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
Нет комментариев