Логотип Идель
Белми калма

КРАВЦОВ РФ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БАШЛАНГЫЧ ХӘРБИ ӘЗЕРЛЕК АРТТЫРЫЛАЧАГЫН ХӘБӘР ИТТЕ

«Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре» мәктәп предметы кысаларында башлангыч хәрби әзерлек өлеше 2026 елның 1 сентябреннән уку вакытының 20 процентыннан 50 процентына кадәр арттырылачак. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.

«Патриотик тәрбия һәм яшьләрне әзерләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. 6-11 нче сыйныф укучылары өчен «Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре» предметы кертелде, аның кысаларында уку вакытының якынча 20 проценты башлангыч хәрби әзерлеккә бүленә. 1 сентябрьдән аның өлеше 50 процентка кадәр арттырылачак. Программада, шул исәптән, пилотсыз очу аппаратларын өйрәнү, шулай ук уку җыеннары үткәрү дә каралган», – диде Кравцов. Аның сүзләре ведомствоның «Макс» каналында китерелә.

Кравцов шулай ук киләсе уку елыннан мәктәпләрдә «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» дигән яңа предмет барлыкка киләчәген билгеләп үтте. Аны гамәлгә ашыру өчен 83 герой сайлап алынган, алар арасында махсус хәрби операциядә катнашучылар да бар. Алар турында документаль фильмнар төшереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев