МӘСКӘҮ УКУЧЫСЫ БДИДА МАКСИМАЛЬ 500 БАЛЛ ҖЫЙГАН
Мәскәү укучысы Екатерина Малкова Бердәм дәүләт имтиханнарында максималь нәтиҗә күрсәткән – ул биш фәннән 100әр балл җыеп, барлыгы 500 балл алган. Бу хакта Мәскәү мэры Сергей Собянин үзенең телеграм-каналында хәбәр иткән.
Екатерина рус теле, профильле математика, химия, физика һәм информатика фәннәреннән иң югары балл алган. Мәскәүнең 1409 нчы мәктәбе чыгарылыш укучысының әлеге нәтиҗәсе БДИның 25 еллык тарихында абсолют рекорд булып тора.
Билгеле булганча, Екатерина бишенче сыйныфтан ук математика һәм инженерлык юнәлешләре тирәнтен өйрәнелә торган сыйныфларда белем алган. Ул шулай ук берничә профильле конкурс һәм олимпиадада җиңүче һәм призер булган. Алар арасында физика буенча «Ломоносов» олимпиадасы да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
6 октября 2026 - 11:10
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА МАТЕМАТИКА, ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯНЕ КЫСКАРТЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
Нет комментариев