ТАТАРСТАН УНИВЕРСИТЕТЛАРЫ ТҮЛӘҮЛЕ УРЫННАРГА КАБУЛ ИТҮНЕ ИКЕ ТАПКЫРГА ДИЯРЛЕК КИМЕТКӘН
Киләсе уку елында Россиядә беренче тапкыр бюджет урыннарына гына түгел, түләүле урыннарга да кабул итү чикләнәчәк. Татарстан да бу үзгәрешләрдән читтә калмаган. Кабул итүнең яңа кагыйдәләре турында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде.
Аның сүзләренчә, яңа уку елыннан башлап югары уку йортларында түләүле урыннар квоталаштырылачак. Әлеге чикләү бакалавриатның 28 юнәлешенә һәм специалитетның 12 юнәлешенә кагылачак.
Гомумән алганда, 2026/2027 уку елында Татарстан югары уку йортлары 9655 яңа түләүле студент кабул итәргә әзерләнә. Республикадагы дәүләт югары уку йортларында алар өчен 4660 урын ачылган – бу 2025 ел белән чагыштырганда 30 процентка кимрәк. Дәүләтнеке булмаган югары уку йортларында исә 4995 урын каралган, бу узган елга караганда 60 процентка кимрәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
6 октября 2026 - 11:10
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА МАТЕМАТИКА, ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯНЕ КЫСКАРТЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
Нет комментариев