ТР СТУДЕНТЛАРЫН «ШӘҺӘР ҮЗГӘРЕШЛӘРЕ МӘКТӘБЕ» ЭКСПЕДИЦИЯСЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
«Россия – мөмкинлекләр иле» платформасында Әстерханда узачак «Шәһәр үзгәрешләре мәктәбе» студентлар экспедициясенә теркәлү ачылды. Проект АНО «Территорияләрнең стратегик тотрыклы үсеше үзәге» тарафыннан 2026 ел сезонындагы «Россияне яңадан ачабыз» Бөтенроссия студентлар экспедицияләре программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.
Экспедициядә шәһәр тикшеренүләре, урбанистика, архитектура, дизайн, социология, география, картография, дәүләт һәм муниципаль идарә, медиа, аналитика, проект менеджменты, экология, культурология, IT һәм башка якын юнәлешләр белән кызыксынучы студентлар катнаша ала.
2026 елның 5–13 сентябрендә Әстерханда Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган студентлар командасы шәһәр алдында торган бурычлар белән эшләячәк. Катнашучылар кыр тикшеренүләре үткәрәчәк, интервьюлар һәм экспресс-сораштырулар оештырачак, проблемалар һәм мөмкинлекләр карталарын әзерләячәк.
Июль һәм август айларында әзерлек сессияләре узачак. Анда шәһәр проблемалары тупланып, проект биремнәренә әйләндереләчәк. Сентябрьдә студентлар әлеге бурычларны кыр шартларында тикшерәчәк, аларны мәгълүматлар белән төгәлләштерәчәк һәм алга таба үстерергә мөмкин булган карарлар әзерләячәк.
«Шәһәр үзгәрешләре мәктәбе: Әстерхан өчен шәһәр инструментлары җыелмасы һәм пилот проектлар» студентлар экспедициясе нәтиҗәләре буенча 2–3 пилот мини-проект, методик кулланма һәм 10–15 шаблоннан торган «шәһәр инструментлары җыелмасы», проблемалар карталары, проект паспортлары, гамәлгә кертү буенча юл карталары, башлангыч сметалар, презентацияләр һәм йомгаклау хисабы әзерләү планлаштырыла.
Проектларны финал яклау 2026 елның 13 сентябрендә «Түбән Идел» форумында узачак. Студентлар экспедиция нәтиҗәләрен шәһәр партнерлары, экспертлар, хакимият, коммерцияле булмаган оешмалар, бизнес вәкилләре һәм актив шәһәр халкы алдында тәкъдим итәчәк.
Катнашучыларны теркәү платформада 30 июньгә кадәр ачык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 июня 2026 - 11:39
ТР СТУДЕНТЛАРЫН «ШӘҺӘР ҮЗГӘРЕШЛӘРЕ МӘКТӘБЕ» ЭКСПЕДИЦИЯСЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
-
16 июня 2026 - 12:59
ГАЛИМНӘР УКУЧЫЛАРНЫҢ МАТЕМАТИКАСЫН ЯХШЫРТУНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ЫСУЛЫН ТАПКАН
-
15 июня 2026 - 15:23
КАЗАНДА ЯШЬЛӘР КӨНЕНДӘ ХАТЫН-КЫЗЛАР СӘЛАМӘТЛЕГЕ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘЧӘКЛӘР
-
15 июня 2026 - 13:53
ТАРИХ БУЕНЧА БДИДА 100 БАЛЛ ҖЫЮЧЫЛАР САНЫ 1,5 ТАПКЫРГА АРТКАН
Нет комментариев