Логотип Идель
Белми калма

ГАЛИМНӘР УКУЧЫЛАРНЫҢ МАТЕМАТИКАСЫН ЯХШЫРТУНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ЫСУЛЫН ТАПКАН

Экспериментта 11–13 яшьлек 309 укучы катнашкан. Алар алтынчы һәм җиденче сыйныфларда белем алган. Балаларны өч төркемгә бүлгәннәр: беренче төркем атнага бер тапкыр математика элементлары кертелгән баскетбол дәресләрендә шөгыльләнгән, икенче төркем гадәти баскетбол күнегүләренә йөргән, ә өченче төркемдәгеләр стандарт физкультура дәресләрен дәвам иткән.

Дәресләр вакытында укучылар спорт күнегүләре генә башкармаган, ә вакланмалар белән бәйле мәсьәләләрне дә чишкән. Барлык биремнәр дә уен эшчәнлегенә кертелгән булган һәм өстәмә дәрес сәгатьләре таләп итмәгән.

Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, баскетбол белән математиканы берләштергән төркем укучылары вакланмаларга кагылышлы биремнәрдә дә, башка математик мәсьәләләрдә дә күрсәткечләрен сизелерлек яхшырткан. Вакланмаларны аңлау дәрәҗәсе якынча 15 процентка арткан, ә башка математик күнегүләр буенча нәтиҗәләр 5 проценттан күбрәккә яхшырган.

Моннан тыш, балалар мондый дәресләрнең гадәти математика дәресләренә караганда кызыклырак һәм мавыктыргычрак булуын билгеләп үткән. Интеграцияләнгән дәресләрдә алар үзләренең мөстәкыйльлеген һәм мөмкинлекләренә ышанычын ешрак тойган. Галимнәр фикеренчә, бу – укуга кызыксынуны саклап калуда мөһим факторларның берсе.

Шунысы да әһәмиятле: спорт күнекмәләре үсеше зыян күрмәгән. Тестлар күрсәткәнчә, туп алып йөрү осталыгы математик-спорт программасында катнашучыларда да, баскетбол белән генә шөгыльләнүчеләрдә дә бер дәрәҗәдә яхшырган.

Тикшеренү авторлары фикеренчә, мондый укыту форматы балаларның белем алуга кызыксынуын арттыру һәм академик нәтиҗәләрен яхшырту өчен нәтиҗәле чара була ала. Иң мөһиме – моның өчен дәресләр санын яки уку йөкләнешен арттыру кирәк түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев