ТАТАРСТАНДА БДИНЫҢ БАРЛЫК ФӘННӘР БУЕНЧА УРТАЧА БАЛЛЫ РОССИЯ КҮРСӘТКЕЧЛӘРЕННӘН ЮГАРЫРАК
Татарстанда БДИның барлык фәннәр буенча уртача баллары Россия күләмендәге күрсәткечләрдән югарырак. Ә әдәбият һәм химия буенча аерма сигез балл тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
«Без республикадагы уртача балларның илдәге уртача күрсәткечләрдән югарырак булуын гына түгел, ә 2025 елгы нәтиҗәләр белән чагыштырганда үсешен дә билгеләп үтәбез. Профильле математика буенча үсеш – 2,78 балл, физика буенча – 7,78 балл, информатика буенча – 3,5 балл, биология буенча – 1,3 балл», – дип сөйләде ул.
Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы сүзләренчә, Татарстан укучыларының иң югары уртача нәтиҗәләре – 70 баллдан артык – профильле математика, физика, әдәбият һәм чит телләр буенча теркәлгән. Немец теле бу исемлеккә керми. Иң түбән күрсәткечләр – 60 баллдан ким – география һәм җәмгыять белеме буенча күзәтелә.
Һадиуллин билгеләп үткәнчә, узган ел белән чагыштырганда, химиядән кала, табигать фәннәре циклына кергән предметлар буенча республикадагы уртача баллар арткан.
Аның сүзләренчә, республиканың кайбер районнары соңгы ике ел дәвамында БДИ нәтиҗәләре буенча алдынгы урыннарын саклап кала. Министр Арча районының барлык табигать фәннәре буенча лидерлар рәтенә керүен дә әйтте.
«Без “үсеш территорияләре” дип билгеләгән муниципалитетларда 2025 ел белән чагыштырганда уртача нәтиҗәләрнең уңай динамикасы күзәтелә», – дип белдерде Һадиуллин.
Мәсәлән, физика буенча нәтиҗәләр Тәтеш районында 4,5 баллга, Кама Тамагы районында – 7,7 баллга, Спас районында – 13 баллга арткан.
«Биология буенча Спас районы укучыларының уртача баллары 13 баллга югарырак булды. Бу районга лидерлар рәтенә керергә мөмкинлек бирде», – дип йомгаклады ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 июля 2026 - 13:03
ТАТАРСТАН ЧЫГАРЫЛЫШ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ БДИДА 460 ЙӨЗ БАЛЛЫ НӘТИҖӘ КҮРСӘТКӘН
-
13 июля 2026 - 11:31
ТАТАРСТАНДА БДИНЫҢ БАРЛЫК ФӘННӘР БУЕНЧА УРТАЧА БАЛЛЫ РОССИЯ КҮРСӘТКЕЧЛӘРЕННӘН ЮГАРЫРАК
-
10 июля 2026 - 16:03
ҮСМЕРЛӘРНЕ ДЕСТРУКТИВ ЭШЧӘНЛЕККӘ ҖӘЛЕП ИТҮНЕ КИСӘТҮ ТУРЫНДА СЕРИАЛ ЧЫКТЫ
-
10 июля 2026 - 09:26
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАДЖЕТ КУЛЛАНУ ВАКЫТЫН ЧИКЛӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев