Логотип Идель
Белми калма

КАЗАН РОССИЯНЕҢ ТӨП ГАСТРОНОМИЯ ШӘҺӘРЕ ДИП ТАНЫЛДЫ

СДЭК һәм OneTwoTrip үткәргән сораштыру нәтиҗәләре буенча, Казан Россиядә гастрономик сәяхәт өчен иң кызыклы шәһәр дип табылган. Башкала өчен респондентларның 54 проценты тавыш биргән.

Икенче урында Санкт-Петербург – 52 процент, аннары Владивосток, Калининград һәм Махачкала килә. Иң популяр ун шәһәр исемлегенә шулай ук Мәскәү, Мурманск, Владикавказ, Петрозаводск һәм Сочи кергән.

Сораштыруда катнашучыларның 59 проценты җирле ризыкларны тагын бер тапкыр татып карау өчен таныш шәһәргә яки илгә кабат баруын әйткән. Россиядә туристлар ешрак Санкт-Петербургка, Мәскәүгә һәм Казанга кире кайткан.

Шул ук вакытта Казан гастрономик сәяхәт өчен иң кыйммәт шәһәр булып чыккан. Биредә кунакханәдә бер төн яшәү уртача 9,6 мең сум тора.

Россиялеләр гастрономик сәяхәт өчен иң кызыклы ил дип Италияне атаган. Икенче урында – Грузия, өченче урында – Россия.

Сәяхәтчеләрнең 92 проценты җирле ашлар белән танышуны сәяхәтнең мөһим өлеше дип саный. Алар ешрак милли ризыклар, татлы ризыклар, гадәти булмаган продуктлар һәм диңгез ризыкларын татып карый.

Туристлар сәяхәттән күчтәнәчкә күбесенчә тәм-томнар, сыр, тәмләткечләр, соуслар, чәй, кофе һәм ит ризыклары алып кайта.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев