Белми калма
-
КАЗАНДА «ЯЗ ГҮЗӘЛЕ-2024» БИЛГЕЛӘНДЕ
Кичә «Пирамида» концертлар залында «Яз гүзәле-2024»не ачыкладылар. Проект инде унбишенче тапкыр үткәрелә. Быел финалга бөтен Идел буе федераль округыннан 30 кыз чыкты. Бу шактый зур сан. «Яз гүзәле-2024» үз эченә читтән торып сайлап алуны, килеп катнашу этабын һәм финалны ала. Катнашучылар арасында Казан, Уфа, Чаллы, хәтта Әстерхан, Пермь, Самара, Мәскәү, Түбән Новгород һәм Саранск студентлары да бар иде. -
БӘЙРӘМ БЕЛӘН, ТАКСИСТЛАР!
22 март Халыкара таксистлар көне! Бу көнне такси йөртүчеләр генә түгел, аларның диспетчерлары да, такси хезмәтендә эшләүче техник хезмәткәрләр дә бәйрәм итә. Чын күңелдән тәбрик итәбез! Юллар имин булсын һәм сезгә бары тик шатлык-сөенеч кенә китерсен! -
«САЛАВАТIK» МӘКТӘБЕНӘ КАСТИНГ ИГЪЛАН ИТЕЛӘ!
2 апрель көнне «САЛАВАТIK» МӘКТӘБЕНӘ 4-8 яшьлек талантлы балалар өчен кастинг үтәчәк. -
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯНЫНДА НӘҮРҮЗ БӘЙРӘМЕ УЗА
23 мартта 12.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Г. Камал театры янындагы мәйданда Нәүрүз бәйрәме узачак. Бәйрәмдә төрле төрки халыклар бер мәйданчыкта үз мәдәниятләре һәм традицияләрен тәкъдим итәчәк. -
КАЗАНДА РӘССАМНАР ӨЧЕН ОPEN CALL УЗА
Рәссамнар һәм сынчылар өчен Оpen call игълан ителә! Әкиятләрнең читләтеп әйтү үзенчәлеге темасына ясалган рәсем, коллаж һәм арт-объектлар Казан Кремлендәге Гавами урыннар ишегалдында «Калейдоскоп» күргәзмәсендә тәкъдим ителәчәк. -
«ТЕАТРАЛЬ ИДЕЛ БУЕ» ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨБӘК ЭТАБЫ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
Г.Камал театрының «Шәрык клубы» интерактив комплексында «Театраль Идел буе» фестиваленең төбәк этабы җиңүчеләрен бүләкләү узды. Фестивальнең оештыру комитетына Татарстаннан барлыгы 371 гариза килгән. Региональ жюри әгъзалары балалар театр коллективлары һәм яшьләр театр коллективлары һәм студияләре арасыннан җиңүчеләрне билгеләде. -
УЛЬТРАЭШКӘТЕЛГӘН ПРОДУКТЛАР: НИ ӨЧЕН АЛАР АЕРУЧА ЗЫЯНЛЫ?
Ультраэшкәртелгән продуктлардан торган меню организмга да начар тәэсир итә. Мисал өчен, әлеге ризыклар 32 төрле авыру куркынычын арттыра, шул исәптән яман шеш, икенче типтагы диабет һәм психик тайпылышлар да китереп чыгарырга мөмкин. Моны Австралия, АКШ, Ирландия һәм Франция галимнәре исбатлаган. -
ХАЛЫК УЕННАРЫ, ТЕАТР ТАМАШАЛАРЫ ҺӘМ КОЙМАКЛЫ ЯРМИНКӘ: КАЗАНДА МАЙ ЧАБУ БӘЙРӘМЕ УЗА!
Ял көннәрендә Казанда Май чабу бәйрәмнәре узачак. Бәйрәм чаралары 16-17 мартта берничә мәйданчыкта оештырыла. Бу турыда Казан мэриясе сайты язып чыкты. -
САЙЛАУЛАРДА ЛЭЙНА КҮЗӘТҮЧЕ БУЛАРАК КАТНАША
Россия Федерациясе Президенты сайлауларында җырчы Лэйна күзәтүче буларак теркәлгән. Ул сайлау участогының эш тәртибе белән танышты, тавыш бирүчеләр белән аралашты. -
2023 ЕЛДА ТР ЯШЬЛӘР ХӨКҮМӘТЕ ҮЗ ПРОЕКТЛАРЫНА 4 МЛН СУМНАН АРТЫК ГРАНТ ОТКАН
2023 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Яшьләр хөкүмәте төрле юнәлештәге биш проектны гамәлгә ашырган. Аның составындагы киңәшчеләр 160ка якын чарада катнашкан, республика министрлыклары һәм ведомстволары каршындагы Иҗтимагый советларның актив әгъзалары булганнар, шулай ук үз идеяләренә 4 млн сумнан артык грант җәлеп иткәннәр. -
ТАТАР КИНОСЫНА – 100 ЯШЬ!
«Яланаяклы кыз», «Ак чәчәкләр», «Ядәч! Истә!»... Хәтерлисеңме, ТНВ каналыннан һәр кичне дәү әни һәм дәү әти белән Самат белән Дилбәр тарихын зарыгып көтә идек. Бу һәм калган фильм белән сериалларны төшерүче «Татаркино»га быел 100 яшь тулды! -
КАЗАН МӘКТӘПЛӘРЕ ҺӘМ ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫНА ГАИЛӘ ДӘРЕСЛӘРЕ КЕРТЕЛӘЧӘК
«Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе» башлыгы Елена Студеникина Казан мәктәпләрендә һәм югары уку йортларында яшьләр арасында гаилә кыйммәтләрен пропагандалау өчен даими рәвештә дәресләр үткәреләчәге турында әйтте. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте. -
АРЧА УКУЧЫЛАРЫ «СМЕШАРИКЛАР»НЫ ТАТАРЧАГА ТӘРҖЕМӘ ИТКӘН
Арча районы Кенәр мәктәбе укучылары, «Алдынгылар хәрәкәте» илкүләм балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлеге катнашучылары «Смешарики» һәм «Лунтик» мультфильмын татарчага тәрҗемә иткән. Бу хакта «Алдынгылар хәрәкәте»енең PR-белгече Екатерина Ибряева хәбәр итә. -
ДӨНЬЯДА НЕЙРОЧЕЛТӘР ЯСАГАН БЕРЕНЧЕ МУЛЬТФИЛЬМ ЧЫКТЫ
Кытайда тулысынча нейрочелтәр ясаган мультсериал барлыкка килгән. Ул «Qianqiu Shisong» («Меңьеллык шигырьләре») дип атала һәм классик кытай поэзиясенә нигезләнгән. Мультфильм 7 минутлык 26 эпизодтан тора. -
САБАНТУЙЛАР КАЙЧАН БУЛАСЫ БИЛГЕЛЕ!
Быелгы Сабантуй бәйрәмнәренең кайчан үтәчәге билгеле. Татарстанда авыл һәм районнарда Сабан туе 8-9 июнь көннәрендә гөрләячәк. Ә Яр Чаллы шәһәрендә күркәм бәйрәм 15 июньгә туры килә. Шулай ук, тиешле документта Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаганча, Казанда Сабантуй 23 июнь көнендә узарга тиеш.