Логотип Идель
Белми калма

КАЗАНДА ЯШЬ МУЗЫКАНТЛАР ӨЧЕН РЕПЕТИЦИЯ БАЗАСЫ БУЛДЫРЫЛАЧАК

Казанда инклюзив сәнгатьне үстерүгә, яшь артистларга ярдәм итүгә һәм китап укуны популярлаштыруга юнәлдерелгән өч проект гамәлгә ашырылачак. Әлеге инициативалар «Логика молока» компаниясе оештырган «Дом культуры» грант конкурсында җиңү яулады. Казан проектларын тормышка ашыру өчен якынча 7 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Гомумән алганда, конкурс өч шәһәрне – Казан, Самара һәм Кемеровоны колачлаган. Анда 130дан артык гариза кабул ителгән. Финалга 11 инициатива чыккан, шуларның өчесе Татарстан башкаласында гамәлгә ашырылачак.

«Идиллиум: Камера сезоннары»

«Идиллиум: Камера сезоннары» проекты А.С. Пушкин исемендәге Казан концертлар залы базасында тормышка ашырылачак. Ул киң аудиториянең классик музыкага мөнәсәбәтен үзгәртүгә юнәлдерелгән.

Гадәти концерт форматы урынына тамашачыларга биш чарадан торган цикл тәкъдим ителәчәк. Һәр концерт алдыннан интерактив лекцияләр үткәрү каралган. Алар, беренче чиратта, яшүсмерләр һәм студентлар өчен оештырылачак. Лекцияләр классик музыканы катлаулы терминнарсыз аңларга ярдәм итәчәк.

Программага концерт башкарылышындагы опера премьералары, милли контекстта татар балеты премьерасы, композитор Микаэл Таривердиев иҗатына багышланган концерт, милли монобалет һәм инклюзив концерт керәчәк. Соңгысында профессиональ оркестр белән бергә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән солистлар да чыгыш ясаячак.

Татарстан районнарында яшәүчеләр өчен төп концертлар онлайн-форматта күрсәтеләчәк. Мәктәпләр өчен методик материаллар әзерләү дә планлаштырыла.

«Әдәби код»

Тагын бер проект — «Әдәби код» — гаилә китап фестивале «Тау Фест»ның бер өлеше булачак. Фестиваль 29–30 августта «Елмай» паркында узачак. Проектның төп максаты — китапханәләрне китап саклау урыннары гына түгел, ә заманча мәдәни үзәкләр буларак таныту.

7–10 яшьлек балалар өчен республикакүләм нәфис сүз конкурсы үткәреләчәк. Аның беренче этабы онлайн-форматта узачак, бу Татарстанның теләсә кайсы районыннан катнашырга мөмкинлек бирәчәк. Финал исә фестивальнең зур сәхнәсендә оештырылачак.

14–17 яшьлек яшүсмерләр өчен әдәби перформанслар программасы эшләтеп җибәреләчәк. Яшь авторлар үз текстларын танылган артистлар һәм язучылар белән берлектә тәкъдим итә алачак.

Проект нәтиҗәсендә бердәм цифрлы архив булдырылачак. Чыгышларның видеоязмалары һәм иҗади лаборатория материаллары белем бирү эшчәнлегендә куллану өчен Казанның 50 китапханәсенә тапшырылачак.

«Тавыш лабораториясе»

Татарстан Театр әһелләре берлеге Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты базасында яшь музыкантлар өчен заманча репетиция-концерт мәйданчыгы булдырачак.

Яңа пространство профессиональ тавыш һәм яктылык җиһазлары белән тәэмин ителәчәк. Ул иҗади югары уку йортлары студентлары һәм үз эшчәнлеген башлап кына җибәрүче музыкаль төркемнәр өчен җәлеп итү үзәгенә әверелер дип көтелә.

Биредә репетицияләр генә түгел, иҗади очрашулар, ачык күрсәтүләр һәм камера чыгышлары да үткәрергә мөмкин булачак.

Мәйданчыкта беренче зур чара булып яшь артистлар концерты узачак. Анда музыкантлар «Тавыш лабораториясе»ндә әзерләнгән программаларын тәкъдим итәчәк.

Шулай итеп, проект берьюлы ике бурычны хәл итә: иҗади яшьләр өчен даими инфраструктура булдыру һәм җирле музыка сәхнәсенә ярдәм күрсәтү.

Проектларны 2027 ел ахырына кадәр гамәлгә ашыру планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев