ТАТАРСТАНДА КАЙСЫ СТУДЕНТЛАР ТУЛАЙ ТОРАККА БЕРЕНЧЕ ЧИРАТТА УРНАША АЛА
Югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында кайбер категория студентларга тулай торактан урын беренче чиратта бирелә. Бу хокук көндезге бүлектә укучы һәм ташламалы категорияләргә кергән студентларга кагыла.
Беренче чиратта тулай торакка урнашу хокукына түбәндәгеләр ия:
– 23 яшькә кадәрге ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган студентлар;
– белем алган вакытта әти-әнисен югалткан студентлар;
– балачактан инвалидлар, шулай ук I һәм II төркем инвалидлыгы булган гражданнар;
– сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм анда катнашучылар;
– Чернобыль АЭСындагы авария һәм башка радиация һәлакәтләре нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан, шулай ук алардан зыян күргән кешеләр;
– контракт буенча кимендә өч ел хәрби хезмәт үткән гражданнар.
2026 елның 1 сентябреннән балалары булган студент гаиләләре дә тулай торактан аерым бүлмә алуга дәгъва итә алачак.
Тулай торакка урнашу өчен, гадәттә, паспорт күчермәсе, гаилә составы турында белешмә, студентның мохтаҗлыгын бәяләгән очракта керемнәрне раслаучы документлар, ташламага хокукны дәлилләүче белешмәләр, шулай ук уку йорты урнашкан торак пунктта шәхси торак булмау турында белешмә кирәк булырга мөмкин.
Ташламалы категорияләргә кермәгән студентлар да тулай торакка урнашу хокукына ия. Бюджет бүлегендә укучылар түләүле урынга дәгъва итә ала. Бу хокук «Мәгариф турында» федераль закон белән каралган. Тулай торактан урын бирү өчен нигезләрнең берсе – студент белем алган шәһәрдә аның яшәү урыны булмау.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 июня 2026 - 09:47
ТАТАРСТАНДА КАЙСЫ СТУДЕНТЛАР ТУЛАЙ ТОРАККА БЕРЕНЧЕ ЧИРАТТА УРНАША АЛА
-
29 июня 2026 - 16:07
ТАТАРСТАН УНИВЕРСИТЕТЛАРЫ ТҮЛӘҮЛЕ УРЫННАРГА КАБУЛ ИТҮНЕ ИКЕ ТАПКЫРГА ДИЯРЛЕК КИМЕТКӘН
-
29 июня 2026 - 11:29
МӘСКӘҮ УКУЧЫСЫ БДИДА МАКСИМАЛЬ 500 БАЛЛ ҖЫЙГАН
-
27 июня 2026 - 08:00
КРАВЦОВ РФ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БАШЛАНГЫЧ ХӘРБИ ӘЗЕРЛЕК АРТТЫРЫЛАЧАГЫН ХӘБӘР ИТТЕ
Нет комментариев