Белми калма
-
«МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ!» СӘХНӘСЕНДӘ ЧЫГЫШ ЯСАРГА ТЕЛӘҮЧЕЛӘР ӨЧЕН ЯҢА БӘЙГЕ!
26 апрель көнне узачак «Мин татарча сөйләшәм!» фестиваленең сәхнәсендә чыгыш ясарга мөмкинлек бирүче яңа бәйге игълан ителде. Әгәр сез татарча җырлар иҗат итәсез һәм үзегезнең талантларыгызны күрсәтергә телисез икән, бу шанс сезнең өчен! -
ЯҢА БУЫН «КАЛЕБ» ҖЫЕНЫНА ЧАКЫРУ
Яңа сүз, яңа көй, яңа тавыш – болар барысы да татар мәдәниятенең үсешенә зур өлеш кертә. Камал театрының универсаль залында 31 март көнне үтәргә тиешле «Калеб» яңа буын җыены – иҗатчы яшьләрне берләштерү, таныштыру һәм яңгырату максатын куя. -
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА СӘЛАМӘТЛЕК КАРТАСЫН КЕРТҮ ТӘКЪДИМ ИТЕЛДЕ
Россия Дәүләт Думасы депутатлары яшьләр өчен спорт белән шөгыльләнүгә акча бирә торган «Сәламәт буын» картасын кертү тәкъдиме белән чыкты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. -
ХАЙВАННАРНЫ ВЕТЕРИНАР ДОКУМЕНТЛАРСЫЗ КЕРТҮ, САТЫП АЛУ – КУРКЫНЫЧ
Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсе хайваннарны ветеринария озату документларыннан башка сатып алу куркынычы турында кисәтә. -
МӘКТӘПЛӘРДӘ 1-4 КЛАССЛАР ӨЧЕН «МИНЕМ ГАИЛӘМ» ДИГӘН ӨСТӘМӘ КУРС КЕРТЕЛӘЧӘК
Россия мәктәпләрендә 1 сентябрьдән башлап 1-4 класс укучылары өчен «Минем гаиләм» исемле өстәмә дәрес курсы укытыла башлаячак, дип яза РИА Новости. Бу хәбәрне курсның авторы Татьяна Поликарпова җиткергән. -
РОССИЯ ВУЗЛАРЫНДА ИХТЫЯҖ БУЛГАН ҺӨНӘРЛӘР БУЕНЧА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫ АРТТЫРЫЛАЧАК
Россиядәге югары уку йортларында һәм колледжларда икътисад өчен аеруча кирәкле белгечлекләр буенча бюджет урыннары санын арттыру планлаштырыла. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин хәбәр итте. -
«ТАТАР ТЕЛЕ – ХАЛКЫМ ТЕЛЕ» КОНКУРСЫНЫҢ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТҮ КАМПАНИЯСЕ 23 МАРТКА КАДӘР ОЗЫНАТЫЙЛДЫ
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Татар теле – халкым теле» Бөтенроссия иҗади конкурс һәм семинарына багышланган матбугат конференциясе узды. -
РОССИЯ МӘКТӘП МУЗЕЙЛАРЫ ӨЧЕН БӨТЕНРОССИЯ КОНКУРСЫНА ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ
Россия мәктәп музейлары хезмәткәрләре Бөтенроссия мәктәп музейлары конкурсына гаризаларын 29 апрельгә кадәр тапшыра ала. Конкурс Россия җәмгыяте «Знание» тарафыннан Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Жюри мәктәп укучыларын музей эшчәнлегенә җәлеп итү буенча иң нәтиҗәле тәҗрибәләрне билгеләячәк. Җиңүчеләргә экспозиция мәйданчыкларын яңарту өчен махсус җиһазлар тапшырылачак. -
«КАДРЛАР РЕЗЕРВЫ» ПРОЕКТЫ: ТАТАРСТАНДА ЯШЬЛӘР ЛИДЕРЛАРЫН ЭЗЛИЛӘР
Татарстан районнарында яшьләр лидерларына ихтыяҗ бар. Җирле җәмәгать оешмаларына актив, инициативалы кешеләр кирәк. Мондый лидерларны табу һәм әзерләү белән 17 еллык тарихы булган «Кадрлар резервы» проекты шөгыльләнә. Проект катнашучыларны укытып кына калмый, ә аларны белемнәрен куллана алачак реаль оешмалар белән дә бәйли. -
21 ЯШЬКӘ КАДӘР ФАСТФУД САТУНЫ ТЫЮ ТӘКЪДИМ ИТЕЛӘ
Россиядә яшьләр өчен фастфуд продукциясен алу турында яңа тәкъдим яңгырады. Заманча сәясәт проблемаларын өйрәнү институты директоры Антон Орлов югары уку йортлары янында гамбургер, хот-дог һәм башка шундый тиз әзерләнә торган ризыклар сатуны тыю, шулай ук аларны сатып алу өчен минималь яшьне 21 яшькә кадәр күтәрү тәкъдиме белән чыкты. -
«БИЮ»: КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ДИДЖЕЙ-СЕТЛАР ЯЗДЫРАЧАК
13 мартта 18:00 сәгатьтә Казанда Татарстан урамы, 7 йорт адресындагы ишегалдында «БиЮ» дискотекасы узачак. Чара программасына яшүсмерләрдән диджей-сетлар яздыру һәм төрле яшьтәге кунаклар өчен активлыклар керә. -
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘР ЭШЛӘРЕ МИНИСТРЛЫГЫ ФЕДЕРАЛЬ ГРАНТЛАР ТУРЫНДА ТУРЫ ЭФИР УЗДЫРА
11 мартта Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы федераль грантлар һәм Росмолодежь форумнарында катнашу мөмкинлекләре турында туры эфир үткәрәчәк. Трансляция 15:00 сәгатьтә министрлыкның ВКонтактедагы рәсми битендә узачак. -
ТАТАРСТАН ВУЗЛАРЫНДА MAX КУШЫМТАСЫ АША СТУДЕНТНЫҢ ЦИФРЛЫ ID СИСТЕМАСЫ ЭШЛӘНӘЧӘК
Татарстандагы барлык югары уку йортларында студентлар өчен Max кушымтасы аша эшләүче цифрлы ID системасын кертү планлаштырыла. Бу хакта матбугат конференциясендә республиканың мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов хәбәр итте. -
КАЗАНДА 1,5 МЕҢ УРЫНЛЫК ЯҢА МӘКТӘП ТӨЗЕЛӘЧӘК
Казанның Идел буе районында 1,5 мең укучыга исәпләнгән яңа мәктәп төзелеше башланды. Объектны 2026 елда тапшыру планлаштырыла. Бу хакта «Суварстроит» компаниясенең матбугат хезмәте хәбәр итте. -
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ МАРТ АЕНДА КЫҢГЫРАУ ЧЫЛТЫРАВЫ КЛАССИК МУЗЫКА БУЛЫП ЯҢГЫРАЯЧАК
Россия мәктәпләрендә март аенда «Кыңгыраулар урынына мелодияләр» бөтенроссия проектының яңа этабы башлана. Бу айда мәктәпләрдә таныш мәктәп чыңлавы урынына рус классикларының әсәрләренең өзекләре яңгыраячак. Бу үзгәрешне Россия Мәгариф министрлыгы хәбәр итте.
Белми калма
-
30 апреля 2026 - 10:21
V КАЗАН ЯШЬЛӘР САММИТЫ 40 ИЛДӘН 300 ДЕЛЕГАТНЫ ҖЫЯЧАК
-
29 апреля 2026 - 15:20
МАЙ БӘЙРӘМНӘРЕНДӘ ТАТАРСТАНДА ҺАВА ТОРЫШЫ НИНДИ БУЛЫР?
-
28 апреля 2026 - 12:15
КАЗАН МАРАФОНЫНА КИЛГӘН 42 МЕҢ ГАРИЗА РЕКОРД КУЙГАН
-
27 апреля 2026 - 11:45
КАЗАНДА 2 МЕҢГӘ ЯКЫН БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ВЕТЕРАНЫ ЯШИ