Белми калма
-
БЫЕЛГЫ «КРОСС НАЦИИ» КАЙДА УЗАЧАК?
21 сентябрь көнне башкалабызда күпләр көтеп алган «Кросс нации» узачак. Быел ул ике локацияда оештырыла: «Урам» экстрим паркы һәм «Локомотив» стадионында! -
ҖЫРЧЫЛАР ХОРАФАТЛАРГА ЫШАНАМЫ?
Бүген 13 сентябрь, сүз уңаеннан, җомга! Ә җырчылар бу көннән шүрлиләрме? Нинди ырым-шырымнарга, хорафатларга ышаналар? Гомумән, ышаналармы аларга? Барысын да сораштык, хәзер сезгә дә сөйләрбез! -
ЯШҮСМЕРЛӘР КЛУБЛАРЫНДА – АЧЫК ИШЕКЛӘР КӨНЕ!
14 сентябрьдә Казанның яшүсмерләр клубларында ачык ишекләр көне уза! -
КАЗАН КРЕМЛЕНДӘ ПУШКИН КАРТАСЫ КӨНЕ БИЛГЕЛӘП ҮТЕЛӘ
15 сентябрьдә Казан Кремле музей-тыюлыгында Пушкин картасы көне билгеләп үтелә. Бу көнгә квест узу, күргәзмәләр белән танышу, Кремльгә менеп карау һәм башка маҗаралар планлаштырылган. Бу хакта Мәдәният министрлгы рәсми сайтында хәбәр ителде. -
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ ҮЗ РӘСЕМНӘРЕННӘН КҮРГӘЗМӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
11 сентябрьдән 15:00 сәгатьтә Тукай әдәби музеенда «Гаилә» күргәзмәсе ачыла, анда Казанның 7 балалар сәнгать мәктәбе укучыларының эшләре тәкъдим ителә. -
ШАГЫЙРӘЛӘР «MOÑ»да ГАШЫЙКЛЫК ТУРЫНДА СӨЙЛӘШЕРГӘ ЧАКЫРА
19 сентябрь көнне 19:00 сәгатьтә «MOÑ» театраль мәйданчыгын гашыйклык хисе урап алачак. «Йокмый йокым» шигъри кичәсендә без шагыйрьләрнең гашыйклыкны ничек кичерүен тыңларбыз. -
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ МӘКТӘПЛӘР ӨЧЕН «ТЕАТРНЫҢ ЯШЕ ЮК» БӘЙГЕСЕН ҮТКӘРӘ
Кәрим Тинчурин театры Гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» II Республика фестиваль-бәйгесен үткәрә. Фестиваль-бәйгедә 5-11 сыйныф укучылары һәм гаилә театрлары катнаша ала. -
«ТАТАР КЫЗЫ-2024»: ХАЛЫКАРА БӘЙГЕНЕҢ ФИНАЛЫ ГӨРЛИ!
11 сентябрь көнне Пензада Халыкара «Татар кызы-2024» бәйгесенең финалы узачак. Россиянең төрле төбәкләреннән финалга 11 кыз чыкты, алар барысы да Казанда узган ярымфинал нәтиҗәләре буенча сайланып алынды. Финалисткалар арасында «Ялкын»ыбызның яңа баш мөхәррире Энҗе Габдуллина да бар. -
«АПУШ» СТУДИЯСЕ «ЕЛМАЙ» БАЛАЛАР ПАРКЫНДА СПЕКТАКЛЬ КУЯ
7 сентябрьдә Казанның «Елмай» балалар паркында «Апуш» театр студиясе спектакль күрсәтәчәк. Тамашаны теләгән һәркем күрә ала. -
ЗАМАНЧА СПОРТ – КАБАТ КАЗАНДА
5 сентябрьдән 9 сентябрьгә кадәр Казанда экстремаль спорт төрләренә багышланган «Winline Urban Games» бөтенроссия ярышлары узачак. Чара башкаланың Урам экстрим паркында уздырылачак. Биредә яшьләр спортка гашыйк кешеләр өчен чын бәйрәм булыр дип көтелә! -
КАЗАНДА ПУШКИННЫҢ 225 ЕЛЛЫГЫНА БАГЫШЛАНГАН ЧАРАЛАР УЗА
6 сентябрьдә Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның 225 еллыгына багышланган чаралар үтәчәк. Шуларның икесен сиңа тәкъдим итәсебез килә! -
ТАТАР ТЕЛЕН ӨЙРӘНҮ БУЕНЧА «СӘЛАМ» КУШЫМТАСЫ ТӘКЪДИМ ИТЕЛДЕ
Уфа фән һәм технологияләр университетының татар-рус бүлеге студенты Ләйсән Йосыпова (Катиева), Бөтенроссия «Студент стартапы» программасы кысаларында, 1 миллион сумлык грант отып, «Сәлам» дип исемләнгән татар телен нульдән үзаллы өйрәнүгә юнәлдерелгән мобиль кушымта эшләгән. Хәзер ул рус һәм инглиз телләрендә тәкъдим ителеп, RuStore каталогына кертелде. -
УЛ ГЫНА БЕЛГӘН ТУФАН МИҢНУЛЛИН: «АПУШ» ШӘКЕРТЛӘРЕ ӘЛФИЯ МИҢНУЛЛИНА БЕЛӘН ОЧРАШТЫ
«Апуш» татар балалар театр студиясе шәкертләре Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия Миңнуллина белән очрашты. Балалар белән әңгәмә Туфан Миңнуллин исемендәге «Күзлек» лабораториясе кысаларында уздырылды. -
БАЛЛЫГА ТАРТЫЛУНЫ НИЧЕК КИМЕТЕРГӘ?
АКШдагы Кливленд клиникасы диетологлары татлыга тартылуны ничек җиңәргә кирәклеге турында киңәшләр бирә. Әгәр син дә тәм-том яратучылар рәтеннән икән, бу кыска язманы укып чык! -
ТАТАРСТАН ЛЕГЕНДАР УЕНДА БРИКС ШӘҺӘРЛӘРЕН ТӨЗИ
22-24 октябрь көннәрендә Казанда БРИКС Саммиты узачак. Шул уңайдан 31 августка кадәр «Таткрафт» кубогына «Татарстан БРИКС шәһәрләрен төзи» дигән турнир үткәрелә.