Белми калма
-
ДИДЖЕЙ-СЕТ, ПОДКАСТ СТУДИЯСЕ ҺӘМ СВОП-МАРКЕТ: КАЗАНДА «СИН» КОНТЕНТ-ВЕЧЕРИНКАСЫ УЗАЧАК
27 августта 17:00 сәгатьтә Казанның «Фестиваль» бульварында «ПОВ» яшүсмерләр медиасы һәм «Ялкын» яшүсмерләр журналы оештырган «СИН» контент кичәсе узачак. Җәйне озату чарасында диджей-сет, мастер-класслар һәм кунаклар контент төшерә, подкаст яздыра һәм әйберләр белән алмаша ала торган махсус мәйданчыклар эшләячәк. -
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТАРИХ ТЕМАЛАРЫН ӨЙРӘНҮ ТӘРТИБЕН ҮЗГӘРТҮ ТЫЕЛА
Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләргә тарих дәресләрендә темаларның өйрәнү чиратын мөстәкыйль рәвештә үзгәртергә рөхсәт итмәячәк. Хәзер укытучылар федераль эш программасында күрсәтелгән тәртипне төгәл үтәргә тиеш. -
«ТАТАР КЫЗЫ» ХАЛЫКАРА БӘЙГЕСЕНЕҢ ФИНАЛЫ ТӨРЕКМӘНСТАНДА УЗАЧАК
«Татар кызы» халыкара бәйгесенең финалы 7–8 октябрьдә Төрекмәнстанда үтәчәк. Чара БДБ илләре саммиты белән бер вакытка туры килә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә бәйге дирекциясе рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының махсус проектлар белән эшләү комитеты җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин хәбәр итте. -
ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ 9-11 НЧЕ СЫЙНЫФЛАРДА ГЫНА УКЫТЫЛАЧАК
1 сентябрьдән Россия мәктәпләрендә җәмгыять белеме фәне 9-11 нче сыйныфларда гына укытылачак. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында хәбәр иткән. -
ТАБИБ 14 ЯШЬКӘ КАДӘР КЫЗЛАРГА НИ ӨЧЕН МАКИЯЖ КУЛЛАНЫРГА ЯРАМАВЫН АҢЛАТТЫ
Дерматолог, медицина фәннәре докторы Юлия Галләмова 14 яшькә кадәр кызларга декоратив косметика кулланырга киңәш итмәвен әйткән. Моның сәбәбен белгеч «Абзац» басмасына аңлаткан. -
БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ИҢ АВЫР ФӘН – МАТЕМАТИКА
Башлангыч сыйныф укучылары өчен иң катлаулы фән булып математика танылган. СанПиН нормалары буенча, аның авырлык дәрәҗәсе 8 балл белән бәяләнгән. -
КАЗАНДА «НОВАЯ ВОЛНА 2026»: ҖИДЕ КӨНЛЕК ПРОГРАММА
20-26 август көннәрендә Казанда яшь популяр музыка башкаручыларының «Новая волна 2026» халыкара бәйгесе уза. Татарстан әлеге зур музыкаль проектны икенче ел рәттән кабул итә: 2025 елда бәйге беренче тапкыр Казанда үткәрелгән иде. -
МӘКТӘПЛӘРДӘ КӨНЕНӘ ҖИДЕ ДӘРЕСТӘН АРТЫК ҮТКӘРЕРГӘ ЯРАМЫЙ
Россия Мәгариф министрлыгы мәктәп укучылары өчен көнлек максималь уку йөкләнешен билгеләде. Методик киңәшләргә караганда, дәресләр саны укучының сыйныфына бәйле була. -
КАЗАН ЯШЬЛӘРЕН ШӘҺӘРНЕҢ ЯШЬЛӘР КАРТАСЫН ТӨЗЕРГӘ ЧАКЫРАЛАР
Казанда «Казанның яшьләр картасы» проекты старт алды. Шәһәрнең яшь кешеләре картага үзләренең яраткан урыннарын тәкъдим итә ала. Алар арасында уңайлы кофейнялар, парклар, ишегаллары, күзәтү мәйданчыклары һәм башка истәлекле урыннар булырга мөмкин. -
БЕРЕНЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ЧӘРШӘМБЕ ЯКИ ПӘНҖЕШӘМБЕ ҖИҢЕЛ КӨН БУЛЫРГА МӨМКИН
Россия Мәгариф министрлыгы беренче сыйныф укучылары өчен уку атнасының уртасында йөкләнеше азрак булган көн кертергә тәкъдим итә. Бу хакта ТАСС министрлыкның методик тәкъдимнәренә сылтама белән яза. -
ОЛИМПИАДАЧЫЛАР ВУЗЛАРДАГЫ БЮДЖЕТ УРЫННАРЫН «АЛЫП БЕТЕРГӘН»
Югары БДИ баллы да вузга керү гарантиясе булып тора алмый. -
ТАТАРСТАНДА БДИНЫ КАБАТ ТАПШЫРГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ 70 ПРОЦЕНТЫ НӘТИҖӘЛӘРЕН ЯХШЫРТКАН
Татарстанда чыгарылыш укучыларының 70 проценты бердәм дәүләт имтиханын кабат тапшырганнан соң үз нәтиҗәләрен яхшырткан. Бу хакта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында хәбәр итте. -
ТАТАРСТАННЫҢ 13 МӘКТӘБЕНДӘ ТӘРТИП ӨЧЕН БИЛГЕ КУЯ БАШЛАЯЧАКЛАР
Бу уку елында Татарстанның 13 мәктәбендә укучыларның тәртибен бәяләү буенча пилот проект старт алачак. Бу хакта республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин педагогик хезмәткәрләрнең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында хәбәр итте. -
ТАТАРСТАНДА ПИЛОТСЫЗ АВТОБУСЛАР БАРЛЫККА КИЛЕРГӘ МӨМКИН
Россиянең кайбер төбәкләрендә эксперимент рәвешендә пилотсыз автобуслар эшли башларга мөмкин. Мондый проектларны Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә, Санкт-Петербургта, Татарстанда һәм Ерак Көнчыгышта башлап җибәрү тәкъдим ителә. Бу хакта Россия транспорт министры Андрей Никитин хәбәр иткән, дип яза ТАСС. -
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ МАШИНА ЙӨРТЕРГӘ ӨЙРӘТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Россия мәктәпләрендә 9 нчы сыйныфтан башлап машина йөртү буенча дәресләр кертергә тәкъдим иттеләр. Ике еллык курсны тәмамлаганнан соң, укучыларга аттестат белән бергә машина йөртү таныклыгы да бирелергә мөмкин. Мондый фикерне Россия Иҗтимагый палатасы секретаре урынбасары Владислав Гриб белдергән, дип хәбәр итә ТАСС.
Белми калма
-
6 октября 2026 - 11:10
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА МАТЕМАТИКА, ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯНЕ КЫСКАРТЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК