КАЗАН ЯШЬЛӘРЕН ШӘҺӘРНЕҢ ЯШЬЛӘР КАРТАСЫН ТӨЗЕРГӘ ЧАКЫРАЛАР
Казанда «Казанның яшьләр картасы» проекты старт алды. Шәһәрнең яшь кешеләре картага үзләренең яраткан урыннарын тәкъдим итә ала. Алар арасында уңайлы кофейнялар, парклар, ишегаллары, күзәтү мәйданчыклары һәм башка истәлекле урыннар булырга мөмкин.
Оештыручылар яшьләрне дуслар белән очрашырга һәм йөрергә яраткан урыннары, тәмле иртәнге аш тәкъдим итә торган кафелар, уңайлы ишегаллары, спорт мәйданчыклары һәм иҗади киңлекләр белән бүлешергә чакыра. Шулай ук мөһим вакыйгалар һәм истәлекләр белән бәйле урыннарны да тәкъдим итәргә мөмкин.
Тавыш бирү нәтиҗәсендә катнашучылар иң еш телгә алган 50 урын сайлап алыначак. Алар «Казанның яшьләр картасы»на кертеләчәк.
Иң популяр биш урынга «Казан яшьләре хуплый» махсус билгесе тапшырылачак. Ул шәһәр халкы һәм кунаклары өчен яшьләр тәкъдим иткән урыннарны аерып күрсәтәчәк.
Проектта катнашу өчен 31 июльгә кадәр онлайн-форма тутырырга кирәк.
Проектны Казанның Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты оештыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
-
9 сентября 2026 - 12:47
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП ЭШЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ ӨЧЕН БЕРДӘМ КРИТЕРИЙЛАР ӘЗЕРЛӘДЕ
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
Нет комментариев