ТАТАРСТАННЫҢ 13 МӘКТӘБЕНДӘ ТӘРТИП ӨЧЕН БИЛГЕ КУЯ БАШЛАЯЧАКЛАР
Бу уку елында Татарстанның 13 мәктәбендә укучыларның тәртибен бәяләү буенча пилот проект старт алачак. Бу хакта республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин педагогик хезмәткәрләрнең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында хәбәр итте.
Министр сүзләренчә, мәктәпләрдә элек кулланылган тәртип өчен билге кую практикасы яңадан кайтарыла. Әлегә бу система сынау рәвешендә генә эшләячәк.
Тәртипне 2-8 нче сыйныф укучыларында бәяләячәкләр. Пилот проектта түбәндәге белем бирү оешмалары катнаша:
- Казанның 43, 55, 98 һәм 156 нчы мәктәпләре;
- Яр Чаллының 31, 34 һәм 55 нче мәктәпләре;
- Түбән Каманың 33 нче мәктәбе һәм 31 нче лицее;
- Әлмәтнең 21 нче мәктәбе;
- Лениногорскиның 8 нче мәктәбе;
- Бөгелмәнең 7 нче гимназиясе;
- Алабуганың 1 нче гимназиясе.
Укучыларның тәртибен өч дәрәҗә буенча бәяләү күздә тотыла: «үрнәк», «яраклы» һәм «яраксыз».
Илсур Һадиуллин белдергәнчә, яңа система дәресләрдә тәртипне ныгытырга, шулай ук укытучылар белән укучылар арасында үзара хөрмәтне арттырырга ярдәм итәр дип көтелә.
Чыганак: «Татар-информ».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
-
1 октября 2026 - 10:00
2027 ЕЛДАН РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БЕРДӘМ МӘКТӘП ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
-
30 сентября 2026 - 09:49
КАЗАНДА ҖЫЛЫТУ СЕЗОНЫ 1 ОКТЯБРЬДӘ БАШЛАНА
-
29 сентября 2026 - 15:08
КАЗАНДА ДӨНЬЯНЫҢ ТӨРЛЕ ИЛЛӘРЕННӘН 110 ЯШЬ АВТОР ҖЫЕЛАЧАК
Нет комментариев