ТАТАРСТАНДА ПИЛОТСЫЗ АВТОБУСЛАР БАРЛЫККА КИЛЕРГӘ МӨМКИН
Россиянең кайбер төбәкләрендә эксперимент рәвешендә пилотсыз автобуслар эшли башларга мөмкин. Мондый проектларны Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә, Санкт-Петербургта, Татарстанда һәм Ерак Көнчыгышта башлап җибәрү тәкъдим ителә. Бу хакта Россия транспорт министры Андрей Никитин хәбәр иткән, дип яза ТАСС.
Министр сүзләренчә, пилотсыз транспорт өчен гамәлдә булган эксперименталь хокукый режимнарны автобусларга да җәелдерү мөһим.
«Пилот проектларны Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә, Санкт-Петербургта, Татарстанда һәм Ерак Көнчыгышта башларга тәкъдим итәбез», — дигән Никитин.
Аның әйтүенчә, пилотсыз транспорт технологияләре Россия шәһәрләрендә инде кулланыла башлаган. Мәсәлән, Мәскәү һәм Санкт-Петербургта автоном трамвайлар бар, ә Мәскәү метросында пилотсыз поезд сынау үтә.
Никитин бу тәҗрибәне башка транспорт төрләренә һәм төбәкләргә дә таратырга кирәклеген билгеләп үткән.
Моннан тыш, Транспорт министрлыгы җәмәгать транспорты өлкәсендә компетенцияләр үзәге булдыру өстендә эшли. Ул транспорт системаларын үстерү һәм уңышлы тәҗрибәләрне башка төбәкләрдә дә куллану өчен кирәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
-
1 октября 2026 - 10:00
2027 ЕЛДАН РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БЕРДӘМ МӘКТӘП ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
-
30 сентября 2026 - 09:49
КАЗАНДА ҖЫЛЫТУ СЕЗОНЫ 1 ОКТЯБРЬДӘ БАШЛАНА
-
29 сентября 2026 - 15:08
КАЗАНДА ДӨНЬЯНЫҢ ТӨРЛЕ ИЛЛӘРЕННӘН 110 ЯШЬ АВТОР ҖЫЕЛАЧАК
Нет комментариев