ТАТАРСТАНДА БДИНЫ КАБАТ ТАПШЫРГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ 70 ПРОЦЕНТЫ НӘТИҖӘЛӘРЕН ЯХШЫРТКАН
Татарстанда чыгарылыш укучыларының 70 проценты бердәм дәүләт имтиханын кабат тапшырганнан соң үз нәтиҗәләрен яхшырткан. Бу хакта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында хәбәр итте.
2024 елдан башлап 11 нче сыйныф укучыларына бер имтиханны кабат тапшыру мөмкинлеге бирелә. Министр сүзләренчә, әлеге мөмкинлектән файдаланучы чыгарылыш укучылары саны арта бара.
Быел республикада 3 меңнән артык укучы бер имтиханны яңадан тапшырган. Аларның 70 проценты нәтиҗәсен яхшырткан, 13 проценты элеккеге нәтиҗәсен саклап калган, ә 17 процентының күрсәткече түбәнәйгән.
Илсур Һадиуллин шулай ук быел Татарстанда 416 укучының БДИда югары нәтиҗәләргә ирешүен билгеләп үтте. 364 чыгарылыш укучысы — 100 балл, ә 50 укучы ике фәннән барлыгы 200 балл җыйган.
Чыганак: «Татар-информ».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
-
9 сентября 2026 - 12:47
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП ЭШЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ ӨЧЕН БЕРДӘМ КРИТЕРИЙЛАР ӘЗЕРЛӘДЕ
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
Нет комментариев