Логотип Идель
Белми калма

МӘКТӘПЛӘРДӘ КӨНЕНӘ ҖИДЕ ДӘРЕСТӘН АРТЫК ҮТКӘРЕРГӘ ЯРАМЫЙ

Россия Мәгариф министрлыгы мәктәп укучылары өчен көнлек максималь уку йөкләнешен билгеләде. Методик киңәшләргә караганда, дәресләр саны укучының сыйныфына бәйле була.

Беренче сыйныф укучылары өчен сентябрь һәм октябрь айларында көненә өч дәрестән артык үткәрү каралмый. Ноябрь һәм декабрьдә исә дәресләр саны дүрткә кадәр җитәргә мөмкин. Бу чорда бер дәреснең озынлыгы 35 минут тәшкил итә. Гыйнвардан майга кадәр дәресләр 40 минут дәвам итә.

Шулай ук беренче сыйныфларда атнага бер тапкыр, физкультура дәресе исәбенә, биш дәрес үткәрергә рөхсәт ителә.

Башка сыйныфларда максималь көнлек йөкләнеш түбәндәгечә билгеләнгән:

  • 2-4 нче сыйныфларда — көненә биш дәрескә кадәр. Атнага бер тапкыр физкультура дәресе исәбенә алты дәрес булырга мөмкин;
  • 5-6 нчы сыйныфларда — алты дәрескә кадәр;
  • 7-11 нче сыйныфларда — җиде дәрескә кадәр.

Шулай итеп, мәктәп укучылары өчен бер көнгә каралган иң зур уку йөкләнеше — җиде дәрес.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев