Логотип Идель
Белми калма

КАЗАНДА «НОВАЯ ВОЛНА 2026»: ҖИДЕ КӨНЛЕК ПРОГРАММА

20-26 август көннәрендә Казанда яшь популяр музыка башкаручыларының «Новая волна 2026» халыкара бәйгесе уза. Татарстан әлеге зур музыкаль проектны икенче ел рәттән кабул итә: 2025 елда бәйге беренче тапкыр Казанда үткәрелгән иде.

Быел да төп чаралар «Ак Барс Арена» стадионы территориясендә урнашкан New Wave Hall концерт залында үтәчәк. 2800 тамашачыга исәпләнгән зал 2015 елда махсус «Новая волна» бәйгесе өчен төзелгән.

«Новая волна» 2002 елдан бирле үткәрелә. 2002–2014 елларда конкурс Юрмалада узса, 2015 елда Россиягә күчә: башта Сочида, соңрак «Сириус» федераль территориясендә оештырыла. Бәйге тарихында анда дөньяның 48 иленнән 300дән артык башкаручы катнашкан.

«Новая волна» күп кенә яшь җырчылар өчен зур сәхнәгә юл ачкан проект санала. Төрле елларда бәйгедә Дима Билан, Сергей Лазарев, Полина Гагарина, Ирина Дубцова, Нюша, Интарс Бусулис, Наталья Гордиенко, Тимур Родригез һәм башка башкаручылар катнашкан.

Быел кемнәр көч сынаша?

2026 елда конкурс программасында дүрт илдән 12 башкаручы катнаша:

  1. Флора Бичахчян – Әрмәнстан
  2. София Рустамова – Беларусь
  3. ӘMRE – Казахстан
  4. Аркадий Евтушенко – Россия
  5. Анастасия Иванова – Россия
  6. Игнат Изотов – Россия
  7. Лист – Россия
  8. Артём Миньков – Россия
  9. Милана Пономаренко – Россия
  10. Ника Терентьева – Россия
  11. ISTOKIYA – Россия
  12. TROFIM GRANN – Россия

Бәйге жюриен Россиянең халык артисты, композитор һәм продюсер Игорь Крутой җитәкли. Шулай ук катнашучыларның чыгышларын Игорь Матвиенко, Филипп Киркоров, Игорь Николаев, Лолита, Олег Газманов, Алсу, Ани Лорак, Алексей Чумаков, Anna Asti, Дмитрий Лорен һәм Люся Чеботина бәяләячәк. Жюри конкурсантларга 6дан 10га кадәр балл куя.

Бәйгенең төп бүләге – «Хрустальная волна» статуэткасы. Җиңүчеләргә шулай ук акчалата бүләкләр тапшырыла. 2026 елгы приз фонды 9 миллион сум тәшкил итә. Моннан тыш, тамашачылар ВКонтактедагы рәсми сәхифәдә тавыш биреп, үз фаворитын сайлый алачак.

«Новая волна 2026» программасы

20 август – бәйгене ачу тантанасы

Беренче көнне «Новая волна 2026»ның тантаналы ачылышы узачак.

Сәхнәдә Филипп Киркоров, Алсу, Игорь Крутой, Полина Гагарина, Сергей Лазарев, Anna Asti, Дима Билан, Ани Лорак, Александр Буйнов, Лариса Долина, Артур Пирожков, Artik&Asti, Люся Чеботина, Татьяна Куртукова, Мот & By Индия, Юлианна Караулова һәм башка артистлар чыгыш ясаячак.

Алып баручылар: Лера Кудрявцева һәм Сергей Лазарев.

21 август – Юрий Антоновка багышланган кичә һәм беренче конкурс көне

Бу көнне Юрий Антоновның юбилей трибьют-концерты үтәчәк. Анда Юрий Антонов, Игорь Крутой, Филипп Киркоров, Полина Гагарина, Николай Расторгуев, Игорь Николаев, Акмаль, Игорь Саруханов, Татьяна Куртукова катнаша.

Концертны «Мурзилки International» алып барачак.

Шул ук көнне беренче конкурс көне дә була. Яшь башкаручылар жюри һәм тамашачылар алдында беренче тапкыр көч сынашачак.

Алып баручылар: Лера Кудрявцева һәм Александр Ревва.

22 август – Игорь Саруханов кичәсе һәм икенче конкурс көне

22 августта Игорь Саруханов иҗатына багышланган концерт-трибьют көтелә.

Сәхнәгә Игорь Саруханов, Филипп Киркоров, Николай Расторгуев, Лариса Долина, Дима Билан, Алексей Чумаков, Елена Власова, Артур Пирожков, Татьяна Куртукова чыгачак.

Кичәне Игорь Саруханов үзе алып бара.

Шуннан соң икенче конкурс көне үтәчәк.

Алып баручылар: Александр Филин һәм Маш Милаш.

23 август – жюри көне һәм өченче конкурс көне

23 август программасының төп вакыйгасы – «Жюри көне. Премьералар» концерты.

Анда Филипп Киркоров, Алсу, Елена Власова, Игорь Матвиенко, Николай Расторгуев, Игорь Николаев, Игорь Крутой, Anna Asti, Олег Газманов, Люся Чеботина, Лолита, Мари Краймбрери, Алексей Чумаков һәм Ани Лорак катнаша.

Алып баручылар: Дарья Мороз һәм Станислав Бондаренко.

Шул ук кичтә конкурсантларны өченче конкурс көне көтә.

Алып баручылар: Олимпиада Тетерич һәм Владимир Маркони.

24 август – Раймонд Паулсның юбилей кичәсе

24 августта Раймонд Паулска багышланган юбилей иҗат кичәсе узачак.

Концертта Валерий Леонтьев, Филипп Киркоров, Игорь Крутой, Леонид Агутин, Анжелика Варум, Владимир Пресняков, Дима Билан, Лолита, Artik&Asti, «Дискотека Авария», Артур Пирожков, Алсу, Ани Лорак, Алексей Чумаков һәм башка башкаручылар катнаша.

Алып баручылар: Лера Кудрявцева һәм Сосо Павлиашвили.

25 август – йолдызларның гала-концерты

25 августта Россия эстрадасы йолдызларының зур гала-концерты булачак.

Сәхнәдә Валерий Леонтьев, Филипп Киркоров, Леонид Агутин, Ани Лорак, Николай Басков, Дима Билан, Линда, Михаил Шуфутинский, Люся Чеботина, Игорь Николаев, Anna Asti, Пелагея, Диана Гурцкая, Лолита, Сосо Павлиашвили, Татьяна Куртукова, «Комната Культуры», «Парк Горького», «Дискотека Авария» һәм башка артистлар чыгыш ясаячак.

Алып баручы: Андрей Малахов.

26 август – «Новая волна 2026»ны ябу тантанасы

Бәйгенең соңгы көнендә тантаналы ябылыш концерты һәм конкурс нәтиҗәләрен игълан итү көтелә.

Сәхнәгә Игорь Крутой, Филипп Киркоров, Баста, Алексей Чумаков, Владимир Пресняков, Игорь Николаев, Лолита, Shaman, Сосо Павлиашвили, Акмаль, «Комната Культуры», Artik&Asti, Niletto, Джиган, Егор Крид, Люся Чеботина һәм башка артистлар чыгачак.

Алып баручылар: Лера Кудрявцева һәм Владимир Маркони.

Шулай итеп, «Новая волна 2026» Казанда җиде көн дәвам итәчәк. Тамашачыларны өч конкурс көне, танылган артистларга багышланган иҗат кичәләре, премьералар, зур гала-концерт, ачылыш һәм ябылыш тантаналары көтә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев